مَّا عَلَى ٱلرَّسُولِ إِلَّا ٱلۡبَلَٰغُۗ وَٱللَّهُ يَعۡلَمُ مَا تُبۡدُونَ وَمَا تَكۡتُمُونَ

Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ирештерү генә. Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә.


قُل لَّا يَسۡتَوِي ٱلۡخَبِيثُ وَٱلطَّيِّبُ وَلَوۡ أَعۡجَبَكَ كَثۡرَةُ ٱلۡخَبِيثِۚ فَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ يَـٰٓأُوْلِي ٱلۡأَلۡبَٰبِ لَعَلَّكُمۡ تُفۡلِحُونَ

Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَا تَسۡـَٔلُواْ عَنۡ أَشۡيَآءَ إِن تُبۡدَ لَكُمۡ تَسُؤۡكُمۡ وَإِن تَسۡـَٔلُواْ عَنۡهَا حِينَ يُنَزَّلُ ٱلۡقُرۡءَانُ تُبۡدَ لَكُمۡ عَفَا ٱللَّهُ عَنۡهَاۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٞ

Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.


قَدۡ سَأَلَهَا قَوۡمٞ مِّن قَبۡلِكُمۡ ثُمَّ أَصۡبَحُواْ بِهَا كَٰفِرِينَ

Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.



الصفحة التالية
Icon