وَإِذۡ أَوۡحَيۡتُ إِلَى ٱلۡحَوَارِيِّـۧنَ أَنۡ ءَامِنُواْ بِي وَبِرَسُولِي قَالُوٓاْ ءَامَنَّا وَٱشۡهَدۡ بِأَنَّنَا مُسۡلِمُونَ

Ий хәварийон! Миңа һәм расүлемә иман китерегез, дип вәхи кылсам хәварийоннар әйттеләр: "Иман китердек ий Гыйса, безнең мөселман булганлыгыбызга шаһит бул", – дип.


إِذۡ قَالَ ٱلۡحَوَارِيُّونَ يَٰعِيسَى ٱبۡنَ مَرۡيَمَ هَلۡ يَسۡتَطِيعُ رَبُّكَ أَن يُنَزِّلَ عَلَيۡنَا مَآئِدَةٗ مِّنَ ٱلسَّمَآءِۖ قَالَ ٱتَّقُواْ ٱللَّهَ إِن كُنتُم مُّؤۡمِنِينَ

Хәварийоннар әйттеләр: "Ий Гыйса, синең Раббыңның, безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдерергә көче җитәме?" – дип. Гыйса әйтте: "Аллаһудан куркыгыз – ґәзабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла-казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән булсагыз".


قَالُواْ نُرِيدُ أَن نَّأۡكُلَ مِنۡهَا وَتَطۡمَئِنَّ قُلُوبُنَا وَنَعۡلَمَ أَن قَدۡ صَدَقۡتَنَا وَنَكُونَ عَلَيۡهَا مِنَ ٱلشَّـٰهِدِينَ

Алар әйттеләр: "Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезнең карарлануын телибез, дәхи мин Аллаһуның расүле дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул ризыкның Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны телибез", – дип.


قَالَ عِيسَى ٱبۡنُ مَرۡيَمَ ٱللَّهُمَّ رَبَّنَآ أَنزِلۡ عَلَيۡنَا مَآئِدَةٗ مِّنَ ٱلسَّمَآءِ تَكُونُ لَنَا عِيدٗا لِّأَوَّلِنَا وَءَاخِرِنَا وَءَايَةٗ مِّنكَۖ وَٱرۡزُقۡنَا وَأَنتَ خَيۡرُ ٱلرَّـٰزِقِينَ

Мәрьям угълы Гыйса әйтте: "Ий тәрбиячебез – Аллаһ! Безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдер – ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Ий Раббыбыз безне ризыкландыр, син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесесең", – дип. (Күктән ризык иңгән көн якшәмбе иде, шуның өчен якшәмбе көн насараның бәйрәме булып калды).



الصفحة التالية
Icon