قُلۡ أَنَدۡعُواْ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَنفَعُنَا وَلَا يَضُرُّنَا وَنُرَدُّ عَلَىٰٓ أَعۡقَابِنَا بَعۡدَ إِذۡ هَدَىٰنَا ٱللَّهُ كَٱلَّذِي ٱسۡتَهۡوَتۡهُ ٱلشَّيَٰطِينُ فِي ٱلۡأَرۡضِ حَيۡرَانَ لَهُۥٓ أَصۡحَٰبٞ يَدۡعُونَهُۥٓ إِلَى ٱلۡهُدَى ٱئۡتِنَاۗ قُلۡ إِنَّ هُدَى ٱللَّهِ هُوَ ٱلۡهُدَىٰۖ وَأُمِرۡنَا لِنُسۡلِمَ لِرَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ

Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", – дип.


وَأَنۡ أَقِيمُواْ ٱلصَّلَوٰةَ وَٱتَّقُوهُۚ وَهُوَ ٱلَّذِيٓ إِلَيۡهِ تُحۡشَرُونَ

Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул – Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз.


وَهُوَ ٱلَّذِي خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضَ بِٱلۡحَقِّۖ وَيَوۡمَ يَقُولُ كُن فَيَكُونُۚ قَوۡلُهُ ٱلۡحَقُّۚ وَلَهُ ٱلۡمُلۡكُ يَوۡمَ يُنفَخُ فِي ٱلصُّورِۚ عَٰلِمُ ٱلۡغَيۡبِ وَٱلشَّهَٰدَةِۚ وَهُوَ ٱلۡحَكِيمُ ٱلۡخَبِيرُ

Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр – бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар.



الصفحة التالية
Icon