۞وَلَوۡ أَنَّنَا نَزَّلۡنَآ إِلَيۡهِمُ ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةَ وَكَلَّمَهُمُ ٱلۡمَوۡتَىٰ وَحَشَرۡنَا عَلَيۡهِمۡ كُلَّ شَيۡءٖ قُبُلٗا مَّا كَانُواْ لِيُؤۡمِنُوٓاْ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ وَلَٰكِنَّ أَكۡثَرَهُمۡ يَجۡهَلُونَ

Әгәр аларга күрсәтеп фәрештәләр иңдерсәк вә мәетләрне тергезеп алар белән сөйләштерсәк һәм һәрнәрсәне аларның алларына каршы куйсак, аннары ул нәрсәләр: "Коръән Аллаһ китабы", – дип сөйләп торсалар да имансызлар ышаначак түгелләр, мәгәр Аллаһ теләгән кешеләр иман китерәчәкләр, ләкин аларның күбрәге җаһиллек кылалар.


وَكَذَٰلِكَ جَعَلۡنَا لِكُلِّ نَبِيٍّ عَدُوّٗا شَيَٰطِينَ ٱلۡإِنسِ وَٱلۡجِنِّ يُوحِي بَعۡضُهُمۡ إِلَىٰ بَعۡضٖ زُخۡرُفَ ٱلۡقَوۡلِ غُرُورٗاۚ وَلَوۡ شَآءَ رَبُّكَ مَا فَعَلُوهُۖ فَذَرۡهُمۡ وَمَا يَفۡتَرُونَ

Коръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм адәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле кораллары – бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.


وَلِتَصۡغَىٰٓ إِلَيۡهِ أَفۡـِٔدَةُ ٱلَّذِينَ لَا يُؤۡمِنُونَ بِٱلۡأٓخِرَةِ وَلِيَرۡضَوۡهُ وَلِيَقۡتَرِفُواْ مَا هُم مُّقۡتَرِفُونَ

Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул итсеннәр өчен вәсвәсәне күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә үзләре кебек үк шайтан булуларын теләгәннәре өчен.



الصفحة التالية
Icon