وَقَالُواْ مَهۡمَا تَأۡتِنَا بِهِۦ مِنۡ ءَايَةٖ لِّتَسۡحَرَنَا بِهَا فَمَا نَحۡنُ لَكَ بِمُؤۡمِنِينَ

Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: "Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез".


فَأَرۡسَلۡنَا عَلَيۡهِمُ ٱلطُّوفَانَ وَٱلۡجَرَادَ وَٱلۡقُمَّلَ وَٱلضَّفَادِعَ وَٱلدَّمَ ءَايَٰتٖ مُّفَصَّلَٰتٖ فَٱسۡتَكۡبَرُواْ وَكَانُواْ قَوۡمٗا مُّجۡرِمِينَ

Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-аерым ачык ґәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар.


وَلَمَّا وَقَعَ عَلَيۡهِمُ ٱلرِّجۡزُ قَالُواْ يَٰمُوسَى ٱدۡعُ لَنَا رَبَّكَ بِمَا عَهِدَ عِندَكَۖ لَئِن كَشَفۡتَ عَنَّا ٱلرِّجۡزَ لَنُؤۡمِنَنَّ لَكَ وَلَنُرۡسِلَنَّ مَعَكَ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ

Аларга Аллаһуның ґәзабы килгәндә әйттеләр: "Ий Муса! Безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул сиңа дога кыл дип әмер иткәне өчен! Әгәр безнең өстебездәге ґәзабны җибәрә алсаң, әлбәттә, сиңа иман китерербез һәм Ягъкуб балаларын да синең белән, әлбәттә, җибәрербез", – дип.


فَلَمَّا كَشَفۡنَا عَنۡهُمُ ٱلرِّجۡزَ إِلَىٰٓ أَجَلٍ هُم بَٰلِغُوهُ إِذَا هُمۡ يَنكُثُونَ

Муса догасы аркасында алардан ґәзабны алсак киләсе ґәзаб вакытында, шул вакытта алар ґәһедләрен сындыралар – сүзләрендә тормыйлар.



الصفحة التالية
Icon