قُولُوٓاْ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيۡنَا وَمَآ أُنزِلَ إِلَىٰٓ إِبۡرَٰهِـۧمَ وَإِسۡمَٰعِيلَ وَإِسۡحَٰقَ وَيَعۡقُوبَ وَٱلۡأَسۡبَاطِ وَمَآ أُوتِيَ مُوسَىٰ وَعِيسَىٰ وَمَآ أُوتِيَ ٱلنَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمۡ لَا نُفَرِّقُ بَيۡنَ أَحَدٖ مِّنۡهُمۡ وَنَحۡنُ لَهُۥ مُسۡلِمُونَ

Ий мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", – дип.


فَإِنۡ ءَامَنُواْ بِمِثۡلِ مَآ ءَامَنتُم بِهِۦ فَقَدِ ٱهۡتَدَواْۖ وَّإِن تَوَلَّوۡاْ فَإِنَّمَا هُمۡ فِي شِقَاقٖۖ فَسَيَكۡفِيكَهُمُ ٱللَّهُۚ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلۡعَلِيمُ

Әгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ишетүче һәм белүче.


صِبۡغَةَ ٱللَّهِ وَمَنۡ أَحۡسَنُ مِنَ ٱللَّهِ صِبۡغَةٗۖ وَنَحۡنُ لَهُۥ عَٰبِدُونَ

Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз һәм Аңа гына итагать итәбез, диегез!



الصفحة التالية
Icon