قُلۡ أَتُحَآجُّونَنَا فِي ٱللَّهِ وَهُوَ رَبُّنَا وَرَبُّكُمۡ وَلَنَآ أَعۡمَٰلُنَا وَلَكُمۡ أَعۡمَٰلُكُمۡ وَنَحۡنُ لَهُۥ مُخۡلِصُونَ

Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ихласбыз.


أَمۡ تَقُولُونَ إِنَّ إِبۡرَٰهِـۧمَ وَإِسۡمَٰعِيلَ وَإِسۡحَٰقَ وَيَعۡقُوبَ وَٱلۡأَسۡبَاطَ كَانُواْ هُودًا أَوۡ نَصَٰرَىٰۗ قُلۡ ءَأَنتُمۡ أَعۡلَمُ أَمِ ٱللَّهُۗ وَمَنۡ أَظۡلَمُ مِمَّن كَتَمَ شَهَٰدَةً عِندَهُۥ مِنَ ٱللَّهِۗ وَمَا ٱللَّهُ بِغَٰفِلٍ عَمَّا تَعۡمَلُونَ

Әйә, сез әйтәсезме: "Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр", – дип? Син аларга әйт: "Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел".


تِلۡكَ أُمَّةٞ قَدۡ خَلَتۡۖ لَهَا مَا كَسَبَتۡ وَلَكُم مَّا كَسَبۡتُمۡۖ وَلَا تُسۡـَٔلُونَ عَمَّا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ

Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез соралмассыз.



الصفحة التالية
Icon