إِلَّا ٱلَّذِينَ تَابُواْ وَأَصۡلَحُواْ وَبَيَّنُواْ فَأُوْلَـٰٓئِكَ أَتُوبُ عَلَيۡهِمۡ وَأَنَا ٱلتَّوَّابُ ٱلرَّحِيمُ

Әгәр тәүбә итсәләр, Коръән белән гамәл кылып төзәлсәләр, һәр яшергән яки үзгәрткән аятьләрне дөресләп кешеләргә ирештерсәләр, шул вакытта тәүбәләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу итәрмен. Әлбәттә, Мин тәүбәне кабул итүче, рәхимле.


إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَمَاتُواْ وَهُمۡ كُفَّارٌ أُوْلَـٰٓئِكَ عَلَيۡهِمۡ لَعۡنَةُ ٱللَّهِ وَٱلۡمَلَـٰٓئِكَةِ وَٱلنَّاسِ أَجۡمَعِينَ

Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр – тәүбә итмичә, Коръәнгә кайтмыйча, кәфер хәлләрендә үлделәр. Аларгадыр Аллаһуның ләгнәте һәм фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең ләгънәте!


خَٰلِدِينَ فِيهَا لَا يُخَفَّفُ عَنۡهُمُ ٱلۡعَذَابُ وَلَا هُمۡ يُنظَرُونَ

Алар – ґәзабта, ләгънәт астында мәңге калырлар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм аларга рәхмәт карау белән карау да булмас.


وَإِلَٰهُكُمۡ إِلَٰهٞ وَٰحِدٞۖ لَّآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلرَّحۡمَٰنُ ٱلرَّحِيمُ

Ий кешеләр! Сезнең Иләһегезнең тиңдәше юк – бер генә Иләһедер. Ул – Аллаһ барча барлыкка рәхимле.


إِنَّ فِي خَلۡقِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَٱخۡتِلَٰفِ ٱلَّيۡلِ وَٱلنَّهَارِ وَٱلۡفُلۡكِ ٱلَّتِي تَجۡرِي فِي ٱلۡبَحۡرِ بِمَا يَنفَعُ ٱلنَّاسَ وَمَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مِن مَّآءٖ فَأَحۡيَا بِهِ ٱلۡأَرۡضَ بَعۡدَ مَوۡتِهَا وَبَثَّ فِيهَا مِن كُلِّ دَآبَّةٖ وَتَصۡرِيفِ ٱلرِّيَٰحِ وَٱلسَّحَابِ ٱلۡمُسَخَّرِ بَيۡنَ ٱلسَّمَآءِ وَٱلۡأَرۡضِ لَأٓيَٰتٖ لِّقَوۡمٖ يَعۡقِلُونَ

Җир һәм күкләрнең төзелешендә, төн белән көннең бер-берсенә каршы булуларында, кешеләргә кирәк нәрсәләрне күтәреп диңгезләрдә корабларның йөрүендә, күктән яңгыр яудырып, Аллаһу тәгаләнең үлгән җирне тергезүендә, җир өстендә һәртөрле хайваннарны халык кылуында, җилне һәм җир белән күк арасында болытны йөртүендә, әлбәттә, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә иман китерү өчен шиксез ачык дәлилләр бар.



الصفحة التالية
Icon