وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يَتَّخِذُ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَندَادٗا يُحِبُّونَهُمۡ كَحُبِّ ٱللَّهِۖ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ أَشَدُّ حُبّٗا لِّلَّهِۗ وَلَوۡ يَرَى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓاْ إِذۡ يَرَوۡنَ ٱلۡعَذَابَ أَنَّ ٱلۡقُوَّةَ لِلَّهِ جَمِيعٗا وَأَنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلۡعَذَابِ

Аллаһудан башканы Аллаһ тотучы мөшрикләр сынымларын Аллаһуны сөйгән кеби сөяләр. Әммә Аллаһуга нык ышанган чын мөэминнәр Аллаһуны каты сөю белән сөяләр. Коръән белән гамәл кылмыйча, үзләренә золым кылган кешеләр белсәләр иде ахирәттә җәһәннәм ґәзабын күргәндә, барча куәт Аллаһуныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты ґәзаб кыйлучы икәнлеген, дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылып, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыр иделәр.


إِذۡ تَبَرَّأَ ٱلَّذِينَ ٱتُّبِعُواْ مِنَ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُواْ وَرَأَوُاْ ٱلۡعَذَابَ وَتَقَطَّعَتۡ بِهِمُ ٱلۡأَسۡبَابُ

Ул залимнәрнең ияртүчеләре җәһәннәм газабын күргәндә үзләренә иярүчеләрдән бизәчәкләрен һәм араларында дуслык киселәчәген дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул адашкан галимнәр кешеләрне адашу юлына чакырмаслар иде, бәлки Коръән белән гамәл кылырга чакырыр иделәр.


وَقَالَ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُواْ لَوۡ أَنَّ لَنَا كَرَّةٗ فَنَتَبَرَّأَ مِنۡهُمۡ كَمَا تَبَرَّءُواْ مِنَّاۗ كَذَٰلِكَ يُرِيهِمُ ٱللَّهُ أَعۡمَٰلَهُمۡ حَسَرَٰتٍ عَلَيۡهِمۡۖ وَمَا هُم بِخَٰرِجِينَ مِنَ ٱلنَّارِ

Ияртүче залимнәргә иярүчеләр җәһәннәм ґәзабын күргәндә: "Әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, әлбәттә, алардан бизәр идек, алар бездән бизгән кебек", – диәчәкләрен дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул залимнәргә иярмичә, Коръән белән гамәл кылырга өйрәтүчеләргә иярер иделәр. Ул ияртүче һәм иярүче залимнәргә җәһәннәм газабын күрсәткәнебез кеби, аларның гөнаһлы эшләрен үзләренә күрсәтербез, ґәзаб өстенә хәсрәт булсын өчен, алар җәһәннәм газабыннан чыкмаслар. (Бу җәзалар Коръән ингәнче Тәүрат, Инҗил белән гамәл кыйлмаучыларга булса, Коръән иңгәннән соң Коръән белән гамәл кылмаучы бөтен дөнья кешеләренәдер. Бидеґәт гамәлләрне үтәргә чакыручылар һәм аларга ияреп, бидеґәт гамәлләрне кылучылар, шиксез, җәһәннәмгә юнәлделәр, баргач күрерләр).



الصفحة التالية
Icon