يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ كُلُواْ مِمَّا فِي ٱلۡأَرۡضِ حَلَٰلٗا طَيِّبٗا وَلَا تَتَّبِعُواْ خُطُوَٰتِ ٱلشَّيۡطَٰنِۚ إِنَّهُۥ لَكُمۡ عَدُوّٞ مُّبِينٌ

Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!


إِنَّمَا يَأۡمُرُكُم بِٱلسُّوٓءِ وَٱلۡفَحۡشَآءِ وَأَن تَقُولُواْ عَلَى ٱللَّهِ مَا لَا تَعۡلَمُونَ

Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ґәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез!


وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّبِعُواْ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ قَالُواْ بَلۡ نَتَّبِعُ مَآ أَلۡفَيۡنَا عَلَيۡهِ ءَابَآءَنَآۚ أَوَلَوۡ كَانَ ءَابَآؤُهُمۡ لَا يَعۡقِلُونَ شَيۡـٔٗا وَلَا يَهۡتَدُونَ

Мөшрикләргә һәм бидеґәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", – диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? "Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры юлны һич тә тапмас!


وَمَثَلُ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ كَمَثَلِ ٱلَّذِي يَنۡعِقُ بِمَا لَا يَسۡمَعُ إِلَّا دُعَآءٗ وَنِدَآءٗۚ صُمُّۢ بُكۡمٌ عُمۡيٞ فَهُمۡ لَا يَعۡقِلُونَ

Коръәнгә ышанмаучы яки аның хөкемнәрен тотмаучы кяферләрнең мисалы: бер кеше тарафыннан кычкырып чакырылган хайван кебиләр. Ул хайван тавышны ишетеп, чакыруны белсә дә, башка сүзнең мәгънәсен белми. Шул хайван кеби, кешеләр хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр һәм гыйбрәтләрне күрүдән сукырлар, шуның өчен Коръәнне һич аңламаслар.



الصفحة التالية
Icon