وَلُوطًا ءَاتَيۡنَٰهُ حُكۡمٗا وَعِلۡمٗا وَنَجَّيۡنَٰهُ مِنَ ٱلۡقَرۡيَةِ ٱلَّتِي كَانَت تَّعۡمَلُ ٱلۡخَبَـٰٓئِثَۚ إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَوۡمَ سَوۡءٖ فَٰسِقِينَ

Дәхи Лут г-мгә хикмәт вә белем бирдек вә аны кабахәт вә нәҗес эшләрне эшләүче Садум кавеменнән коткардык, тәхкыйк алар яман холыклы фәсыйк кавем иделәр.


وَأَدۡخَلۡنَٰهُ فِي رَحۡمَتِنَآۖ إِنَّهُۥ مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ

Вә Лутны рәхмәтебезгә керттек, әлбәттә ул изге кешеләрдәндер.


وَنُوحًا إِذۡ نَادَىٰ مِن قَبۡلُ فَٱسۡتَجَبۡنَا لَهُۥ فَنَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥ مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ

Вә Нухны рәхмәтебезгә керттек, ул Луттан элек кавеменең, һәлак булуы өчен дога кылды, догасын кабул иттек вә үзен һәм аңа ияргән мөселманнарны олугъ туфаннан коткардык.


وَنَصَرۡنَٰهُ مِنَ ٱلۡقَوۡمِ ٱلَّذِينَ كَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَآۚ إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَوۡمَ سَوۡءٖ فَأَغۡرَقۡنَٰهُمۡ أَجۡمَعِينَ

Вә аятьләребезне ялган диюче кәферләр зарарыннан сакланырга ярдәм бирдек, ул кәферләр бик явыз кавем иделәр, шуның өчен һәммәсен туфанга батырып һәлак иттек.


وَدَاوُۥدَ وَسُلَيۡمَٰنَ إِذۡ يَحۡكُمَانِ فِي ٱلۡحَرۡثِ إِذۡ نَفَشَتۡ فِيهِ غَنَمُ ٱلۡقَوۡمِ وَكُنَّا لِحُكۡمِهِمۡ شَٰهِدِينَ

Вә Дауд илә Сөләйманны дә хәтерләгез, бер кешенең игенен башка кешенең куйлары кич белән кереп, ашап вә таптап юкка чыгарган иделәр, шул хакта алар икесе хөкем иттеләр, вә Без аларның хөкемнәренә шаһит булдык.



الصفحة التالية
Icon