فَفَهَّمۡنَٰهَا سُلَيۡمَٰنَۚ وَكُلًّا ءَاتَيۡنَا حُكۡمٗا وَعِلۡمٗاۚ وَسَخَّرۡنَا مَعَ دَاوُۥدَ ٱلۡجِبَالَ يُسَبِّحۡنَ وَٱلطَّيۡرَۚ وَكُنَّا فَٰعِلِينَ

Иген хакында дөрес хөкем итүне Сөләйманга аңлаттык. Дауд, тапталган иген бәрабәренә иген хуҗасына куйларны бирергә хөкем итте. Бу вакытта Сөләйман 13 яшендә иде, атасы Даудның хөкеменә риза булмыйча, бу хөкемнән яхшырак хөкем бар диде. Ул әйтте: "Куйлар вакытлыча иген хуҗасына бирелсен, иген хуҗасы куйларның сөтеннән вә йоннарыннан файдаланып торсын. Ә куйлар хуҗасы, җирне эшкәртеп иген чәчеп үстереп бирсен, аннары куйларын кайтарып алыр", – дип. Аларга һәр икесенә файдалы белем вә шәригать хөкемнәрен бирдек, вә Даудка тауларны һәм кошларны иярттек, Дауд белән бергә тәсбих әйтерләр иде. Вә Без бу әйтелгәннәрне барын да эшләдек.


وَعَلَّمۡنَٰهُ صَنۡعَةَ لَبُوسٖ لَّكُمۡ لِتُحۡصِنَكُم مِّنۢ بَأۡسِكُمۡۖ فَهَلۡ أَنتُمۡ شَٰكِرُونَ

Вә Даудка сезнең өчен сугыш киемнәрен тегергә өйрәттек, ул киемнәр белән сезне кылыч зарарыннан сакламак өчен. Әйә сез шуның өчен шөкер итәсезме?


وَلِسُلَيۡمَٰنَ ٱلرِّيحَ عَاصِفَةٗ تَجۡرِي بِأَمۡرِهِۦٓ إِلَى ٱلۡأَرۡضِ ٱلَّتِي بَٰرَكۡنَا فِيهَاۚ وَكُنَّا بِكُلِّ شَيۡءٍ عَٰلِمِينَ

Вә Сөләйманга каты искүче җилне ихтыяр иттек, ул җил Сөләйманны күтәреп, аның әмере белән Без бәрәкәтле кылган җиргә барыр булды. Без һәр нәрсәне белүче булдык.



الصفحة التالية
Icon