فَلَمَّا جَآءَهُمُ ٱلۡحَقُّ مِنۡ عِندِنَا قَالُواْ لَوۡلَآ أُوتِيَ مِثۡلَ مَآ أُوتِيَ مُوسَىٰٓۚ أَوَلَمۡ يَكۡفُرُواْ بِمَآ أُوتِيَ مُوسَىٰ مِن قَبۡلُۖ قَالُواْ سِحۡرَانِ تَظَٰهَرَا وَقَالُوٓاْ إِنَّا بِكُلّٖ كَٰفِرُونَ

Аларга Безнең хозурыбыздан хак пәйгамбәр килсә, әйттеләр: "Ни булыр иде Мусага бирелгән могҗизалар Мухәммәд г-мгә дә бирелгән булса", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә алар Мусага бирелгән могҗизаларны да инкяр иттеләр түгелме? Ул кәферләр әйттеләр: "Муса белән Һарун сихерчеләрдер, бер-берсенә ярдәмләштеләр, без аларның берсенә дә ышанмыйбыз", – диделәр.


قُلۡ فَأۡتُواْ بِكِتَٰبٖ مِّنۡ عِندِ ٱللَّهِ هُوَ أَهۡدَىٰ مِنۡهُمَآ أَتَّبِعۡهُ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ

Син аларга әйт: "Аллаһудан бер китап китерегез, ул китап Коръәннән һәм Тәүраттан артыграк туры юлга күндерүче булсын, ул китапка мин дә иярермен, әгәр сүзләрегездә дөрес булсагыз", – дип.


فَإِن لَّمۡ يَسۡتَجِيبُواْ لَكَ فَٱعۡلَمۡ أَنَّمَا يَتَّبِعُونَ أَهۡوَآءَهُمۡۚ وَمَنۡ أَضَلُّ مِمَّنِ ٱتَّبَعَ هَوَىٰهُ بِغَيۡرِ هُدٗى مِّنَ ٱللَّهِۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَهۡدِي ٱلۡقَوۡمَ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Әгәр алар синең китап китерегез дигән сүзеңне кабул итмәсәләр, белгел, алар сиңа иман китермәүдә фәкать нәфес һаваларына иярәләр, Аллаһуның һидәятеннән башка нәфес һавасына ияргән кешедән дә адашучырак кеше бармы? Нәфесләренә ияреп адашкан галимнәрне Аллаһ туры юлга күндермәс.



الصفحة التالية
Icon