وَقَرۡنَ فِي بُيُوتِكُنَّ وَلَا تَبَرَّجۡنَ تَبَرُّجَ ٱلۡجَٰهِلِيَّةِ ٱلۡأُولَىٰۖ وَأَقِمۡنَ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتِينَ ٱلزَّكَوٰةَ وَأَطِعۡنَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓۚ إِنَّمَا يُرِيدُ ٱللَّهُ لِيُذۡهِبَ عَنكُمُ ٱلرِّجۡسَ أَهۡلَ ٱلۡبَيۡتِ وَيُطَهِّرَكُمۡ تَطۡهِيرٗا

Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилийәт заманындагы хатыннар кеби бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез, ий сез, расүл г-мнең өй әһелләре, Аллаһ сездән гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер.


وَٱذۡكُرۡنَ مَا يُتۡلَىٰ فِي بُيُوتِكُنَّ مِنۡ ءَايَٰتِ ٱللَّهِ وَٱلۡحِكۡمَةِۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ لَطِيفًا خَبِيرًا

Дәхи өегездә укылган Аллаһуның аятьләрен вә хөкемнәрен зекер итегез, Аллаһ бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар булды.


إِنَّ ٱلۡمُسۡلِمِينَ وَٱلۡمُسۡلِمَٰتِ وَٱلۡمُؤۡمِنِينَ وَٱلۡمُؤۡمِنَٰتِ وَٱلۡقَٰنِتِينَ وَٱلۡقَٰنِتَٰتِ وَٱلصَّـٰدِقِينَ وَٱلصَّـٰدِقَٰتِ وَٱلصَّـٰبِرِينَ وَٱلصَّـٰبِرَٰتِ وَٱلۡخَٰشِعِينَ وَٱلۡخَٰشِعَٰتِ وَٱلۡمُتَصَدِّقِينَ وَٱلۡمُتَصَدِّقَٰتِ وَٱلصَّـٰٓئِمِينَ وَٱلصَّـٰٓئِمَٰتِ وَٱلۡحَٰفِظِينَ فُرُوجَهُمۡ وَٱلۡحَٰفِظَٰتِ وَٱلذَّـٰكِرِينَ ٱللَّهَ كَثِيرٗا وَٱلذَّـٰكِرَٰتِ أَعَدَّ ٱللَّهُ لَهُم مَّغۡفِرَةٗ وَأَجۡرًا عَظِيمٗا

Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннар, вә ышану лязем булган нәрсәләрнең һәммәсенә дә ышанучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуга итәгать итүче ирләр һәм хатыннар, вә сүздә һәм гамәлдә туры булган ирләр һәм хатыннар, вә гадел яшәп дине дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар, вә күңелләре белән Аллаһуга түбәнчелекле булып дин эшләренә мәхәббәт итүче ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһ күрсәткән урыннарга зәкят вә башка садакаларын бирүче ирләр һәм хатыннар, вә рузә тотучы ирләр һәм хатыннар, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуны күп зекер итүче ирләр һәм хатыннар, бу әйтелгән эшләрне эшләүчеләргә Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны хәзерләде вә изге гамәлләренә олугъ әҗерләр хәзерләде.



الصفحة التالية
Icon