وَٱلنَّجۡمِ إِذَا هَوَىٰ

Баючы йолдыз белән ант итәмен.


مَا ضَلَّ صَاحِبُكُمۡ وَمَا غَوَىٰ

Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады.


وَمَا يَنطِقُ عَنِ ٱلۡهَوَىٰٓ

Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.


إِنۡ هُوَ إِلَّا وَحۡيٞ يُوحَىٰ

Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.


عَلَّمَهُۥ شَدِيدُ ٱلۡقُوَىٰ

Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.


ذُو مِرَّةٖ فَٱسۡتَوَىٰ

Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.


وَهُوَ بِٱلۡأُفُقِ ٱلۡأَعۡلَىٰ

Ул фәрештә офыкның югарысында иде.


ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ

Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.


فَكَانَ قَابَ قَوۡسَيۡنِ أَوۡ أَدۡنَىٰ

Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.



الصفحة التالية
Icon