surah.translation .


Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!

Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.

Раббыңны зурлап тәкбир әйт.

Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.

Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.

Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.

Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!

Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.

Менә шул көн каты көндер.

Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.

Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.

Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.

Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.

Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.

Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.

Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.

Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.

Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.

Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!

Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!

Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.

Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.

Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.

Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.

Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.

Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.

Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?

Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.

Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.

Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.

Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.

Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.

Вә көндездән соң килә торган төн белән.

Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.

Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.

Ул кешеләрне куркытучыдыр.

Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.

Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.

Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.

Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.

Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:

"Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"

Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.

Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.

Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.

Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.

Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.

Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.

Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?

Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.

Ул ишәк арысланнан өркеп качар.

Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.

Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.

Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.

Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!

Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.