surah.translation .


Ха мим.

Гайн син каф – мәгънәләрен Аллаһ үзе белә.

Әмерләрен үтәүдән вә хөкемнәрен йөртүдә өстен вә көчле булган Аллаһ әнә шулай сиңа һәм синнән элекке пәйгамбәрләргә аятьләрен вәхий итәдер.

Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Ул – Аллаһуга хастыр, вә Ул – Аллаһ һәр заттан бөектер, зат вә сыйфатында һәрнәрсәдән олугътыр.

Аллаһуның олугълыгыннан күкләрнең өске катлаулары ярылырга якын булыр, вә фәрештәләр Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр, вә җирдә булган мөэминнәр өчен Аллаһудан гафу сорыйлар, Әгаһ булыгыз, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә аларга рәхимледер.

Аллаһудан башканы Аллаһ урынына тотучылар бар, нәфесне, шайтанны, сынымнарны вә ишан кебиләрне Алла аларның эшләрен белүче, җәзаларын бирер, югыйсә, син аларга вәкил-хуҗа түгелсең.

Әнә шулай сиңа Коръәнне гарәб телендә вәхий иттек, ул Коръән белән шәһәрләр анасы булган Мәккә шәһәре мөшрикләрен вә Мәккә тирәсендәге шәһәр халыкларын Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен, вә барча халык бер урынга җыела торган кыямәт көне белән куркытмаклыгың өчен, ул көннең булачагында һәм барча халык бер урынга җыелачагында һич шик юктыр, ул көндә бер фирка кешеләр җәннәттә булырлар, вә бер фирка кешеләр җәһәннәмдә булырлар.

Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләрнең барчасын бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырып рәхмәтенә алыр. Әмма Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә ул көндә дус та, ярдәмче да булмас.

Әйә ул адашкан кешеләр Аллаһудан башканы үзләренә дус итеп алалармы? Бәлки иманлы кешеләр өчен ярдәмче дус фәкать Аллаһ үзе генәдер, вә Ул – Аллаһ үлекләрне тергезер, Ул һәрнәрсәгә кадирдер.

Ий сез ачык дәлилләрне ригая кылмаучы кире кешеләр, диндә дәлилсез низагълашуларыгызның хөкеме Аллаһуга кайтарылыр, Ул үзе хөкем итеп аерыр – кемнеке дөрес, кемнеке – ялган, шунда мәгълүм булыр, әнә шулай гаделлек белән хөкем итүче Аллаһ минем Раббымдыр, мин Аңа гына тәвәккәл кылдым ягъни Аның хөкемнәрен үтәп, Аның сүзләрен генә сөйләрмен һәм баш иеп Аллаһуга кайтамын.

Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне төзүче, вә сезнең өчен үзегездән хатыннар кылды, вә һәрбер хайванны ата-ана-лы итеп яратты, шул тәртип илә сезне дә, хайваннарны да күбәйтте, Аллаһуга охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер.

Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер.

Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, вә сиңа, ий Мухәммәд г-м, вә Ибраһимгә, вә Мусага, вә Гыйсага васыять иттек, ягъни йөкләдек, "Без төзегән шул хак дин шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә, төрле мәзһәбләргә бүленмәгез", – дип һәр пәйгамбәргә ю һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең кешеләрне хак дин исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен кабул итү, аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә үзе теләгән кешесен ихтыяр итәр һәм анда тартыр, вә Аллаһуга итагать белән кайткан кешене ул хак дингә күндерер.

Дөньядагы һәр заманадагы кешеләр, Аллаһ диненең хөкемнәрендә ихтилаф кылмадылар мәгәр Аллаһудан Ислам диненең барча хөкемнәре килеп ачык аңлатылганнан соң ихтилаф кылдылар, вә хөседлек белән үзара дошманлашып бик күп фиркаләргә бүленделәр. Әгәр ґәзабны билгеле булган кыямәт көненә чаклы кичектерү белән Раббыңның вәгъдә сүзе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкемнәрен үзгәртеп, бидеґәт гамәлләр белән Ислам динен бозучы мөшрикләр илә Аллаһ арасында дөньяда ук хөкем тәмам булып, һәммәсе һәлак булыр иделәр. Пәйгамбәрләреннән соң Тәүрат вә Инҗилгә варис булган яһүдләр вә насаралар, алар Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлеген дә вә Коръәннең Аллаһ китабы икәнлеген дә шикләнмәктәләр, ягъни ышансак алданырбыз, дип уйлыйлар.

Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип.

Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. "Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең сакла!"

Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр!

Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар.

Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.

Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр".

Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр. Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар – болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер. Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр.

Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең, нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып, Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр.

Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер.

Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер.

Дәхи иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең догаларын кабул итәдер һәм аларга Үзенең юмартлыгыннан арттырып та бирер. Әмма Коръәнгә иман китермәгән кешеләргә каты ґәзаб булыр.

Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардер вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер.

Ул – Аллаһ яңгырны яудырадыр кешеләр яңгырдан өметләрен өзгәннәре соңында, вә рәхмәтле яңгырын чәчәр, вә Ул мөэминнәрнең вәлиседер вә һәр эштә мактаулыдыр.

Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, җирне вә күкләрне халык кылуы һәм җирдә вә күкләрдә җан ияләрен таратуы, әгәр теләсә барчасын бер урынга җыярга да кадирдер.

Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер.

Ий мөшрикләр үзегезгә килә торган бәла-казадан качып котылучы түгелсез һәм сезгә Аллаһудан башка дус та, вә ґәзабтан коткаручы ярдәмче да юк.

Дәхи диңгезләрдә бөек таулар кеби корабларның йөрүе, Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт итә торган гамәлләрдәндер.

Әгәр Аллаһ теләсә җилне туктатыр иде, кораблар китә алмыйча су эчендә калыр иделәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, бәла-казага сабыр итеп, нигъмәтләргә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр бар.

Әгәр Аллаһ теләсә, ул корабларны батырыр иде, кылган бозык эшләре өчен, ләкин аларның күп гөнаһларын гафу итәр, шуның өчен аларны батырмас.

Коръән аятьләрен инкяр итеп низагълашкан кешеләр Аллаһ ґәзабыннан качып котылырга аларга урын юк икәнлекне белсеннәр өчен.

Аллаһудан сезгә бирелгән дөньядагы барча нәрсә фәкать вакытлыча дөнья тереклеге һәм дөнья зиннәтедер. Әмма Аллаһу хозурында булган ахирәт нигъмәтләре, иман китереп Аллаһуга һәрвакыт итагать итүдә Ана тәвәккәл итүчеләре дәхи җиледер вә бетми торган мәңгелектер.

Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр.

Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака бирерләр.

Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар.

Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер.

Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу да юктыр.

Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер.

Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр.

Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Ґәзабтан котылучы мөэминнәр әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә үзләрен һәм өй әһелләрен ґәзабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим ґәзабталардыр.

Ул көндә аларга ґәзабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл булмас.

Ий кешеләр, кыямәт көне килмәс борын Раббыгызның әмерләрен кабул итегез, ягъни Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз, вә Ул кушкан эшләрне эшләгез! Кыямәт көне килсә, аны Аллаһудан башка зат кире җибәрә алмас Ул көндә качып котылырга сезгә бер урын табылмас, вә кылган гөнаһларыгызны да бу гөнаһлар түгел, дия алмассыз.

Әгәр Аллаһуның әмерләрен үтәүдән баш тартсалар, бит Без сине аларны саклаучы күзәтүче итеп җибәрмәдек, фәкать аларны иманга чакырып Аллаһ хөкемнәрен ирештерер өчен генә җибәрдек. Әгәр Без кешене рәхмәтебездән татытсак, ягъни байлык, сәламәтлек бирсәк, әлбәттә, ул кеше аның өчен шатланадыр. Вә үзләренең явызлыклары сәбәпле аларны бәла-каза тотса, ул вакытта әүвәлдә бирелгән нигъмәтләрне барын да онытып, көферлек кылып Аллаһуга имзасыз буладыр.

Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер.

Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирер, вә теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр кылыр, Ул һәрнәрсәне белә вә һәрнәрсәгә көче җитәдер.

Аллаһу тәгалә кешеләр белән сөйләшер булмады, мәгәр төшендә вәхий кылыр яки илһам белән белдерер, яки күренмичә сөйләшер Муса белән сөйләшкән кеби, яки пәйгамбәргә фәрештә җибәреп Үзе теләгәнне вәхи белән сөйләтер. Тәхкыйк Ул – Аллаһ бөектер вә һәркемне хөкем итүчедер.

Башка пәйгамбәрләргә вәхи иткәнебез кеби, ий Мухәммәд г-м, сиңа да вәхи иттек күңелгә шифа, рухка тәрбия булучы Коръәнне Үзебезнең әмеребез буенча, Коръән иңмәс борын, син Коръәннең нәрсә икәнен белмидер идең һәм Аллаһ хөкемендә иман нәрсә икәнен белмидер идең, димәк, пәйгамбәр буласы кеше дә Коръәннән башка иманны таба алмаган. Ләкин Без Коръәнне иман, дин яктылыгы кылдык, ул Коръән белән бәндәләребездән Үзебез теләгәннәрен һидәяткә күндерербез, синдә Коръән белән Аллаһ теләгән кешеләрне туры юлга күндерәсең. Димәк, иман һәм һидәят Коръән юлы – Коръән яктылыгы белән генә табылыр.

Коръән белән күрсәтелгән якты юл, җиргә дә күкләргә дә хуҗа булган Аллаһ юлыдыр. Әгаһ булыгыз, кыямәт көнендә һәр эш Аллаһуга кайтадыр. Ахирәткә Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнеп барыгыз!