Surah Al-Masad in Tatarça
سورة المسد · Verses: 5 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
تَبَّتۡ يَدَآ أَبِي لَهَبࣲ وَتَبَّ
Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар). -
2
مَآ أَغۡنَىٰ عَنۡهُ مَالُهُۥ وَمَا كَسَبَ
Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде. -
3
سَيَصۡلَىٰ نَارࣰا ذَاتَ لَهَبࣲ
Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар. -
4
وَٱمۡرَأَتُهُۥ حَمَّالَةَ ٱلۡحَطَبِ
Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә. -
5
فِي جِيدِهَا حَبۡلࣱ مِّن مَّسَدِۭ
Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.