سورة الهمزة

Tatar - Tatar translation

Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә الهمزة сүрәсенең тәрҗемәсе

Tatar - Tatar translation

Verse 1


Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.
Verse 2

Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.
Verse 3

Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.

Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.
Verse 5

Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?
Verse 6

Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр.
Verse 7

Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.
Verse 8

Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.
Verse 9

Уттан булган озын баганалар белән.
تقدم القراءة