Surah Al-Lail in Tatarça
سورة الليل · Verses: 21 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰ
Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. -
2
وَٱلنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّىٰ
Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. -
3
وَمَا خَلَقَ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰٓ
Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. -
4
إِنَّ سَعۡيَكُمۡ لَشَتَّىٰ
Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. -
5
فَأَمَّا مَنۡ أَعۡطَىٰ وَٱتَّقَىٰ
Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. -
6
وَصَدَّقَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ
Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. -
7
فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡيُسۡرَىٰ
Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. -
8
وَأَمَّا مَنۢ بَخِلَ وَٱسۡتَغۡنَىٰ
Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. -
9
وَكَذَّبَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ
Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. -
10
فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡعُسۡرَىٰ
Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. -
11
وَمَا يُغۡنِي عَنۡهُ مَالُهُۥٓ إِذَا تَرَدَّىٰٓ
Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. -
12
إِنَّ عَلَيۡنَا لَلۡهُدَىٰ
Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. -
13
وَإِنَّ لَنَا لَلۡأٓخِرَةَ وَٱلۡأُولَىٰ
Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. -
14
فَأَنذَرۡتُكُمۡ نَارࣰا تَلَظَّىٰ
Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. -
15
لَا يَصۡلَىٰهَآ إِلَّا ٱلۡأَشۡقَى
Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. -
16
ٱلَّذِي كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. -
17
وَسَيُجَنَّبُهَا ٱلۡأَتۡقَى
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. -
18
ٱلَّذِي يُؤۡتِي مَالَهُۥ يَتَزَكَّىٰ
Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. -
19
وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُۥ مِن نِّعۡمَةࣲ تُجۡزَىٰٓ
Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. -
20
إِلَّا ٱبۡتِغَآءَ وَجۡهِ رَبِّهِ ٱلۡأَعۡلَىٰ
Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. -
21
وَلَسَوۡفَ يَرۡضَىٰ
Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.