Surah Ash-Shams in Tatarça
سورة الشمس · Verses: 15 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
وَٱلشَّمۡسِ وَضُحَىٰهَا
Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. -
2
وَٱلۡقَمَرِ إِذَا تَلَىٰهَا
Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. -
3
وَٱلنَّهَارِ إِذَا جَلَّىٰهَا
Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. -
4
وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰهَا
Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. -
5
وَٱلسَّمَآءِ وَمَا بَنَىٰهَا
Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. -
6
وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا طَحَىٰهَا
Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. -
7
وَنَفۡسࣲ وَمَا سَوَّىٰهَا
Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. -
8
فَأَلۡهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقۡوَىٰهَا
Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. -
9
قَدۡ أَفۡلَحَ مَن زَكَّىٰهَا
Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. -
10
وَقَدۡ خَابَ مَن دَسَّىٰهَا
Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. -
11
كَذَّبَتۡ ثَمُودُ بِطَغۡوَىٰهَآ
Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. -
12
إِذِ ٱنۢبَعَثَ أَشۡقَىٰهَا
Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. -
13
فَقَالَ لَهُمۡ رَسُولُ ٱللَّهِ نَاقَةَ ٱللَّهِ وَسُقۡيَٰهَا
Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. -
14
فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمۡدَمَ عَلَيۡهِمۡ رَبُّهُم بِذَنۢبِهِمۡ فَسَوَّىٰهَا
Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. -
15
وَلَا يَخَافُ عُقۡبَٰهَا
Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.