Surah Al-Balad in Tatarça
سورة البلد · Verses: 20 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
لَآ أُقۡسِمُ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ
Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен. -
2
وَأَنتَ حِلُّۢ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ
Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең. -
3
وَوَالِدࣲ وَمَا وَلَدَ
Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. -
4
لَقَدۡ خَلَقۡنَا ٱلۡإِنسَٰنَ فِي كَبَدٍ
Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. -
5
أَيَحۡسَبُ أَن لَّن يَقۡدِرَ عَلَيۡهِ أَحَدࣱ
Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? -
6
يَقُولُ أَهۡلَكۡتُ مَالࣰا لُّبَدًا
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип. -
7
أَيَحۡسَبُ أَن لَّمۡ يَرَهُۥٓ أَحَدٌ
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? -
8
أَلَمۡ نَجۡعَل لَّهُۥ عَيۡنَيۡنِ
Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? -
9
وَلِسَانࣰا وَشَفَتَيۡنِ
Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? -
10
وَهَدَيۡنَٰهُ ٱلنَّجۡدَيۡنِ
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? -
11
فَلَا ٱقۡتَحَمَ ٱلۡعَقَبَةَ
Ул бөек таулардан үтмәде. -
12
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡعَقَبَةُ
Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? -
13
فَكُّ رَقَبَةٍ
Ул юл – кол азат итмәктер. -
14
أَوۡ إِطۡعَٰمࣱ فِي يَوۡمࣲ ذِي مَسۡغَبَةࣲ
Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер, -
15
يَتِيمࣰا ذَا مَقۡرَبَةٍ
якын кардәш булган ятимгә. -
16
أَوۡ مِسۡكِينࣰا ذَا مَتۡرَبَةࣲ
Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер. -
17
ثُمَّ كَانَ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلصَّبۡرِ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلۡمَرۡحَمَةِ
Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр. -
18
أُوْلَٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ
Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер. -
19
وَٱلَّذِينَ كَفَرُواْ بِـَٔايَٰتِنَا هُمۡ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ
Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер. -
20
عَلَيۡهِمۡ نَارࣱ مُّؤۡصَدَةُۢ
Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.