Surah Al-Qari'ah in Tatarça
سورة القارعة · Verses: 11 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
ٱلۡقَارِعَةُ
Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! -
2
مَا ٱلۡقَارِعَةُ
Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! -
3
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡقَارِعَةُ
Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? -
4
يَوۡمَ يَكُونُ ٱلنَّاسُ كَٱلۡفَرَاشِ ٱلۡمَبۡثُوثِ
Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. -
5
وَتَكُونُ ٱلۡجِبَالُ كَٱلۡعِهۡنِ ٱلۡمَنفُوشِ
Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. -
6
فَأَمَّا مَن ثَقُلَتۡ مَوَٰزِينُهُۥ
Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. -
7
فَهُوَ فِي عِيشَةࣲ رَّاضِيَةࣲ
Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. -
8
وَأَمَّا مَنۡ خَفَّتۡ مَوَٰزِينُهُۥ
Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. -
9
فَأُمُّهُۥ هَاوِيَةࣱ
Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. -
10
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا هِيَهۡ
Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? -
11
نَارٌ حَامِيَةُۢ
Ул һавийә кыздырылган утдыр.