Surah Al-A'la in Tatarça
سورة الأعلى · Verses: 19 · Meccan
Translation: Tatar - Tatar translation
-
1
سَبِّحِ ٱسۡمَ رَبِّكَ ٱلۡأَعۡلَى
Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл. -
2
ٱلَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ
Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте. -
3
وَٱلَّذِي قَدَّرَ فَهَدَىٰ
Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды. -
4
وَٱلَّذِيٓ أَخۡرَجَ ٱلۡمَرۡعَىٰ
Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде. -
5
فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحۡوَىٰ
Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды. -
6
سَنُقۡرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ
Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. -
7
إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُۚ إِنَّهُۥ يَعۡلَمُ ٱلۡجَهۡرَ وَمَا يَخۡفَىٰ
Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер. -
8
وَنُيَسِّرُكَ لِلۡيُسۡرَىٰ
Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез. -
9
فَذَكِّرۡ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكۡرَىٰ
Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса. -
10
سَيَذَّكَّرُ مَن يَخۡشَىٰ
Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр. -
11
وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلۡأَشۡقَى
Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше. -
12
ٱلَّذِي يَصۡلَى ٱلنَّارَ ٱلۡكُبۡرَىٰ
Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер. -
13
ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحۡيَىٰ
Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас. -
14
قَدۡ أَفۡلَحَ مَن تَزَكَّىٰ
Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты. -
15
وَذَكَرَ ٱسۡمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ
Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды. -
16
بَلۡ تُؤۡثِرُونَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا
Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. -
17
وَٱلۡأٓخِرَةُ خَيۡرࣱ وَأَبۡقَىٰٓ
Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер. -
18
إِنَّ هَٰذَا لَفِي ٱلصُّحُفِ ٱلۡأُولَىٰ
Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер. -
19
صُحُفِ إِبۡرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ
Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.