Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә مريم сүрәсенең тәрҗемәсе
Verse 1
ﭑ
ﭒ
Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер.
Verse 2
ﭓﭔﭕﭖﭗ
ﭘ
Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер.
Verse 3
ﭙﭚﭛﭜﭝ
ﭞ
Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды.
Verse 4
Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың.
Verse 5
Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел!
Verse 6
Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл!
Verse 7
Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык.
Verse 8
Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем?"
Verse 9
Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең."
Verse 10
Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың."
Verse 11
Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде, иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты.
Verse 12
Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек.
Verse 13
Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны вә зәк итеп яки көферлек, мөшриклек кереннән пакьлекне бирдек. Вә ул Аллаһудан куркучы тәкъва булды.
Verse 14
ﭢﭣﭤﭥﭦﭧ
ﭨ
Вә ата-анасына изгелек итүче иде, вә ул Аллаһуга гөнаһкәр булмады һәм тәкәбберлек кылмады.
Verse 15
Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһудан сәламнәр булды.
Verse 16
Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен.
Verse 17
Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде.
Verse 18
Мәрьям әйтте: "Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә."
Verse 19
Җәбраил әйтте: "Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем."
Verse 20
Мәрьям әйтте: "Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым."
Verse 21
Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар.
Verse 22
ﯜﯝﯞﯟﯠﯡ
ﯢ
Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.
Verse 23
Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам".
Verse 24
Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды".
Verse 25
Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен.
Verse 26
Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим".
Verse 27
Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең".
Verse 28
Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.
Verse 29
Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?"
Verse 30
Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте."
Verse 31
Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.
Verse 32
ﮞﮟﮠﮡﮢﮣ
ﮤ
Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады.
Verse 33
Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер".
Verse 34
Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде.
Verse 35
Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр.
Verse 36
Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу, Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр.
Verse 37
Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән.
Verse 38
Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр.
Verse 39
Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр.
Verse 40
Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар.
Verse 41
Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды.
Verse 42
Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың?
Verse 43
Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен!
Verse 44
Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды.
Verse 45
Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың".
Verse 46
Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит!"
Verse 47
Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде.
Verse 48
Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен".
Verse 49
Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч, Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык.
Verse 50
Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр.
Verse 51
Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды.
Verse 52
Вә Без Мусаның уң ягында булган Тур тавыннан аңа кычкырдык, вә яшерен сөйләшер өчен аны үзебезгә якын кылдык.
Verse 53
Вә Без аңа рәхмәтебездән кардәше Һарунны ярдәмче пәйгамбәр итеп бирдек.
Verse 54
Янә Коръәннән Исмагыйл г-мне сөйлә, дөреслектә ул вәгъдәсендә бик таза торучы иде, вә ул Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр иде.
Verse 55
Вә ул үз кавемен намаз укырга, зәкят бирергә әмер итә иде, вә ул Раббысы хозурында һәр эше өчен ризаланмыш иде, ягъни Аллаһ аңардан разый иде.
Verse 56
Янә Коръәннән Идрис г-мне сөйлә, дөреслектә ул гаять хакны сөйләүче пәйгамбәр иде.
Verse 57
ﮂﮃﮄ
ﮅ
Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә.
Verse 58
Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса, Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылдык. Ошбу зекер ителмеш затлар, Безнең туры юлга күндерелмеш вә пәйгамбәрлеккә сайланмыш кешеләр. Әгәр аларга Аллаһуның аятьләре укылса, сәҗдәгә китеп елыйлар.
Verse 59
Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән ахирәттә явыз газапка очраучылардыр.
Verse 60
Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга хаксыз золым итү булмас.
Verse 61
Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче булды, килми калмас.
Verse 62
Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр.
Verse 63
Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез.
Verse 64
Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады.
Verse 65
Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк!
Verse 66
Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?"
Verse 67
Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме?
Verse 68
Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез.
Verse 69
Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын.
Verse 70
Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез.
Verse 71
Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас.
Verse 72
Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз.
Verse 73
Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?"
Verse 74
Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр.
Verse 75
Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен."
Verse 76
Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер.
Verse 77
Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: "Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен", – дип.
Verse 78
Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы?
Verse 79
Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз.
Verse 80
ﭭﭮﭯﭰﭱ
ﭲ
Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер.
Verse 81
Мөшрикләр Аллаһудан башка Илаһәләр тоттылар, үзләренә дәрәҗә булсын өчен.
Verse 82
Юк, эш алар уйлаганча булмас! Сынымнары аларның гыйбадәтләрен инкяр итәрләр һәм мөшрикләргә дошман булырлар.
Verse 83
Беләсеңме, шайтаннарны кәферләргә ирекле итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать итмәскә ныклап вәсвәсә кылырлар.
Verse 84
Инде син аларның һәлак булуына ашыкма! Без аларның төннәрен вә көндезләрен һәм айларын вә елларын санарбыз.
Verse 85
ﮗﮘﮙﮚﮛﮜ
ﮝ
Кыямәт көнне тәкъва мөэминнәрне дөяләргә утырганнары хәлләрендә кубарып җәннәткә җыярбыз.
Verse 86
ﮞﮟﮠﮡﮢ
ﮣ
Вә гөнаһлы кешеләрне сусаган хәлләрендә җәһәннәмгә куарбыз.
Verse 87
Беркем дә шәфәгать итәргә кадир булмас, мәгәр иман вә изге гамәлләр илә Аллаһудан ґәһед алган булса гына. Ягъни Аллаһ разый булган кеше генә Шәфәгатькә лаек булыр.
Verse 88
ﮮﮯﮰﮱ
ﯓ
Имансызлар әйттеләр: "Аллаһ бала китерде", – дип.
Verse 89
ﯔﯕﯖﯗ
ﯘ
Тәхкыйк бик олугъ ялган сүзне сөйләдегез.
Verse 90
Аларның бу сүзләреннән күкләр ярылырга якын булды вә җир ярылырга һәм таулар җимерелеп төшәргә якын калдылар.
Verse 91
ﯣﯤﯥﯦ
ﯧ
Аллаһуның баласы бар, дип дәгъвә иткәннәре өчен.
Verse 92
ﯨﯩﯪﯫﯬﯭ
ﯮ
Бала китермәк Аллаһуга һич лаек түгел.
Verse 93
Җирдә вә күкләрдә гакыллы зат булса һәммәсе кыямәт көнне кол сурәтендә Аллаһуга килер.
Verse 94
ﯺﯻﯼﯽ
ﯾ
Тәхкыйк Аллаһ аларны белеме белән чолгап алды, вә аларның санын санады, берсе дә хисапсыз калмас.
Verse 95
ﯿﰀﰁﰂﰃ
ﰄ
Кыямәт көнендә һәммәсе Аллаһуга килер ялгыз хәлендә.
Verse 96
Дөреслектә иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһу тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр.
Verse 97
Ий Мухәммәд г-м, Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел иттек, тәкъва мөэминнәрне ул Коръән белән шатландыру өчен, һәм Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен.
Verse 98
Хәзерге кәфер өммәтләрдән элек күпме кәфер өммәтләрен һәлак иттек. Без һәлак иткән кешеләрдән берәресен күрерсеңме? Яки яшерен тавышларын ишетерсеңме?
تقدم القراءة