Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә النّمل сүрәсенең тәрҗемәсе
Verse 1
Та син. Мәгънәсе мәгълүм түгел. Ошбу сүзләр Коръән аятьләредер вә хак белән батылны аеручы хак китаптыр.
Verse 2
ﭙﭚﭛ
ﭜ
Вә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр.
Verse 3
Ул мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр.
Verse 4
Ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр.
Verse 5
Аларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар.
Verse 6
Ий Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер.
Verse 7
Муса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз.
Verse 8
Муса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды.
Verse 9
ﮥﮦﮧﮨﮩﮪ
ﮫ
Ий Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын.
Verse 10
Таягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер.
Verse 11
Мәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен.
Verse 12
Ий Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар.
Verse 13
Аларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр.
Verse 14
Алар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды.
Verse 15
Даудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: "Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр".
Verse 16
Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: "Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр.
Verse 17
Сөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар.
Verse 18
Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз", – дип.
Verse 19
Сөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: "Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!
Verse 20
Сөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: "Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?"
Verse 21
Сөләйман һүд-һүдкә ачуланды сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты ґәзаб кылырмын, яки бугазлармын китүенә гозер күрсәткәненә чаклы. (Һүд-һүд кошы, әлбәттә, Аллаһ әмере белән киткән иде.)
Verse 22
Аз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: "Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем.
Verse 23
Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр.
Verse 24
Вә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр.
Verse 25
Янә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер.
Verse 26
Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы."
Verse 27
Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде.
Verse 28
Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды.
Verse 29
Бәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды.
Verse 30
Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен.
Verse 31
ﮯﮰﮱﯓﯔ
ﯕ
Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде.
Verse 32
Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын.
Verse 33
Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз".
Verse 34
Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар.
Verse 35
Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде.
Verse 36
Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз."
Verse 37
Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде.
Verse 38
Сөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый.
Verse 39
Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип.
Verse 40
Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер.
Verse 41
Сөләйман әйтте: "Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?"
Verse 42
Бәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте: "Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган идек.
Verse 43
Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде.
Verse 44
(Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип.
Verse 45
Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар.
Verse 46
Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.
Verse 47
Алар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз."
Verse 48
Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр.
Verse 49
Бер-берсенә әйттеләр: "Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез", – диделәр.
Verse 50
Әнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар.
Verse 51
Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек.
Verse 52
Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр.
Verse 53
ﯗﯘﯙﯚﯛ
ﯜ
Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык.
Verse 54
Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: "Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез.
Verse 55
Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез."
Verse 56
Лут кавеменең җавабы булмады, мәгәр Лутның җәмәгатен шәһәрегездән чыгарыгыз, тәхкыйк алар ирләрнең артына якынлык кылудан пакь адәмнәрдер дигән сүзләре булды.
Verse 57
Без Лутны вә аның әһелен коткардык, мәгәр хатынын коткармадык, бәлки ґәзабта калучылардан итеп тәкъдир иттек. Чөнки ул хатын азган кавемгә яшерен ярдәм итүче иде.
Verse 58
Аларның өстенә яңгыр урнына таш яудырдык, пәйгамбәр җибәреп Аллаһ ґәзабы белән куркытып та курыкмаган кавемнәрнең яңгыры нинди яман яңгырдыр.
Verse 59
Әйт: "Кәферләрне һәлак иткәне өчен барча мактау Аллаһуга хасдыр, вә Аллаһ сайлап пәйгамбәр иткән кешеләренә Аллаһуның сәламедер, әгаһ булыгыз, Илаһә булырга Аллаһу тәгалә хәерлерәкме? Яки Аллаһуга тиңдәш ителгән сынымнар хәерлерәкме?
Verse 60
Яки җир вә күкләрне халык итүче Аллаһ хәерлеме, Ул сезгә күктән су иңдерде, ул су белән чәчәккә күмелгән күп җимеш бакчаларын үстердек, ул бакчаларның агачларын үстерү сезгә лаек булмады, ягъни көчегез җитми, Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы, әлбәттә, юк, бәлки алар хак юлдан авыша торган кавемдер.
Verse 61
Җирне селкенми торган итеп яраткан Аллаһ хәерлеме, дәхи җир өстендә күп елгалар кыйлды, һәм җир өстенә бөек таулар кылды, һәм диңгездә ике төрле су арасына пәрдә кылды, бер-берсенә аралашмаслар. Әйә Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бәлки мөшрикләр Аллаһуның бер генә икәнен белмиләр.
Verse 62
Җәберләнгән кеше дога кылса, аның догасын кабул итүче вә кешеләрдән зарарны җибәрүче Аллаһмы хәерле, Ул сезне җиргә хуҗа кылыр. Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бик аз вакытта вәгазьләнәсез.
Verse 63
Төн караңгылыгында сезне корыда һәм диңгездә Йолдызләр белән адаштырмыйча йөртүче, вә яңгыр алдыннан рәхмәт җилен җибәрүче Аллаһ хәерлерәкме? Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Аларның Аллаһуга тиң, кылган нәрсәләреннән Аллаһ пакь һәм боек булды.
Verse 64
Башта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы?" Әйт: "Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез".
Verse 65
Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр.
Verse 66
Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр.
Verse 67
Кәферләр әйттеләр: "Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы?
Verse 68
Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер", – диделәр.
Verse 69
Аларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез!
Verse 70
Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын.
Verse 71
Кәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", – дип.
Verse 72
Әйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды".
Verse 73
Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр.
Verse 74
Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер.
Verse 75
Җирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр.
Verse 76
Ошбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән нәрсәләренең күбрәген.
Verse 77
ﭑﭒﭓﭔ
ﭕ
Әлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәттер.
Verse 78
Әлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер.
Verse 79
Ий Мухәммәд г-м, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, тәхкыйк син хаклыгы мәгълүм булган ислам динендә һидәят юлындасың.
Verse 80
Мәет кеби имансызларга син хак сүзне ишеттерә алмассың вәгазь сөйләп һидәяткә чакыруыңны да ишетә алмассың, әгәр хактан дүнеп ялганга йөз тотсалар.
Verse 81
Дәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың, ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга итагать итүдә ихлас мөселманнардыр.
Verse 82
Вәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар.
Verse 83
Вә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр.
Verse 84
Хисап урынына килгәч аларга Аллаһ әйтер: "Минем аятьләремне ялганга тоттыгызмы, бит ышанырга яки ышанмаска лаек икәнне белерлек сездә белем юк иде, белмәгәнегездән соң нинди гамәл кылдыгыз, әлбәттә, хакны инкяр итүдән башка эшегез юк иде.
Verse 85
Золым итүләре сәбәпле аларга ґәзаб хак вә лаек булды, алар гозер күрсәтеп сөйләшергә кадир булмаслар.
Verse 86
Әйә алар күрмиләрме, төнне рәхәтләнеп ял итәргә уңай кылдык, әмма көнегезне күренә торган якты кылдык, кәсеп итү өчен, иман китергән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, көчле дәлилләр бар."
Verse 87
Янә сурга өрелсә, җирдә вә күктә булган мәхлук куркын тетрәрләр, мәгәр Аллаһ теләгән зат кына курыкмас, вә бар да кечкенә булып баш иеп Аллаһу хозурына килерләр.
Verse 88
Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр.
Verse 89
Берәү тулы иман белән яхшы эш кылса, аның өчен кылган гамәленнән артыграк сәваб булыр, бу кешеләр кыямәт көненең куркынычыннан имин булырлар.
Verse 90
Берәү Аллаһуга каршы барып явыз эшләр кылса, андый кешеләр йөзләре белән утка салынырлар, әйә ґәзабиы татыйсызмы, бу ґәзаб кылган гөнаһларыгызның җәзасыдыр.
Verse 91
Анда золым итүне хәрам иткән Мәккә шәһәренең Раббысына гына гыйбадәт кылу белән мин боерылмыш булдым, һәрнәрсә Аныкыдыр, дәхи Аллаһуга итагать итүче мөселман булу белән мин боерылмыш булдым.
Verse 92
Дәхи Коръән укымак белән боерылдым, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлга күнелсә, әлбәттә, үз файдасынадыр һәм берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, әйт: "Мин фәкать туры юлга кермәгәннәрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучыларданмын".
Verse 93
Аллаһу тәгаләгә хәмед сәнәләр әйт, Ул сине пәйгамбәр итте, галәмнәргә рәхмәт өчен сине халык итте, Аллаһ тиздән үзенең аятьләрен яки кодрәтен күрсәтер һәм аны белерсез, синең Раббың сезнең кылган эшегездән гафил түгелдер.
تقدم القراءة