Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә الزلزلة сүрәсенең тәрҗемәсе
Verse 1
ﮅﮆﮇﮈ
ﮉ
Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.
Verse 2
ﮊﮋﮌ
ﮍ
Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.
Verse 3
ﮎﮏﮐﮑ
ﮒ
Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип.
Verse 4
ﮓﮔﮕ
ﮖ
Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.
Verse 5
ﮗﮘﮙﮚ
ﮛ
Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.
Verse 6
ﮜﮝﮞﮟﮠﮡ
ﮢ
Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.
Verse 7
ﮣﮤﮥﮦﮧﮨ
ﮩ
Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.
Verse 8
ﮪﮫﮬﮭﮮﮯ
ﮰ
Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.
تقدم القراءة