surah.translation .


Мактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.

Аллаһ Үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, яңгыр, белем, һидәят бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирмичә торып калса, ул нигъмәтләрне бирүче һич тә булмас. Вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәтле.

Ий кешеләр, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әйә Алаһудан башка бер зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче? Әлбәттә юк, Коллык кылырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер. Шулай булгач, ни өчен Аллаһудан бизеп, Аллаһсызлыкка күчәсез?

Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бит синнән элекке пәйгамбәрләр дә ялганчы дигәннәр. Бит эшләрнең ахыры әлбәттә, Аллаһуга кайтадыр.

Ий кешеләр, Аллаһуның вәгъдәсе хак, дөнья сезне алдан ахирәтнең бәхетеннән мәхрүм итмәсен, һәм гөнаһ эшләсәгез дә Аллаһ ярлыкар дип шайтан алдамасын, һәм бидеґәт гамәлләргә дә сәваб бар дип, шайтан сезне хак юлдан чыгарып, бидеґәт хорафәтләрне эшлеген, сезне җәһәннәмгә алып кермәсен.

Тәхкыйк шайтан сезгә дошмандыр, сез дә аны дошман тотыгыз! Аллаһ тыйган фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән саклану һәм фарыз ваҗеб, сөннәт гамәлләрен үтәү һәм шайтан дуслары динсезләрдән киселү шайтанны дошман тоту буладыр. Әлбәттә, шайтан үзенә ияргән кешеләрне җәһәннәмгә кертер өчен, аларны Аллаһ тыйган эшләрне эшләргә өндидер, һәм Аллаһ кушкан эшләрдән тыядыр.

Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләргә ахирәттә каты ґәзаб булачактыр. Әмма иман китереп Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ярлыкау һәм олугъ нигъмәтләр булачак.

Залим кешегә кылган явызлыгы үзенә зиннәтле вә ләззәтле ителде, кабахәт эшләре аңа яхшы булып күренде, шул залим, туры юлда булган инсафлы мөэмин белән бертигез булырмы? Тәхкыйк Аллаһ теләгән кешесен хактан адаштырыр, вә теләгән кешесен хак юлга күндерер, кәферләрнең Коръәнгә ышанмауларына һич кайгырма, бит Аллаһ аларның кылган явыз эшләрен беләдер, җәзасын бирер.

Аллаһ җил җибәреп болытларны кузгатыр, җил алып килгән болытлардан язын яңгыр яудырып шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезәбез, вә яңгыр, кар суы белән җирне үлгәннән соң тергезәбез, нәкъ шулай сез дә терелеп каберләрегездән кубарылырсыз.

Берәү өстенлекне теләсә, барча өстенлек Аллаһ кулындадыр, Аллаһуга итагать итеп өстенлекне Аңардан сорасын! Гөнаһтан, хатадан пакь яхшы сүзләрнең иң беренчесе һәм иң зурысы "Лә Илаһә илләл-лаһ" сүзе һәм башка яхшы сүзләр Аллаһу хозурына ашырлар, яхшы гамәлләр яхшы сүзләрне күтәрер, ягъни кабул иттерер. "Гамәл булмаса иман сүзләрен һәм башка яхшы сүзләрне әйтүдә генә файда юк, гамәл кылыш кирәк". Пәйгамбәрне шәһәрдән куарга яки үтерергә үзара киңәш итеп мәкерлек кылучы мөшрикләргә ахирәттә каты ґәзаб булыр, вә аларның мәкерләре гамәлгә ашмас, үзләре хур булырлар.

Аллаһ атагыз Адәмне балчыктан яратты, соңра нәселен бер тамчы судан яратты, соңра сезне ирләр вә хатыннар кылды. Бер хатынның бала күтәрүе һәм тудыруы фәкать Аллаһ белеме беләндер, вә берәүнең гомере озайтылмас һәм берәүнең гомере кыскартылмас, мәгәр болар бар да Аллаһу хозурындагы китапта язылмыштыр. Бу эш Аллаһуга бик җиңел.

Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.

Аллаһ кичне көндезгә кертеп көнне озын кылыр, вә көндезне көнгә кертеп төнне озын кылыр, вә кешеләрне кояш вә айдан файдаландырды, һәрберсе билгеләнгән көнгә чаклы һава бушлыгында йөзеп йөрерләр, шул ґәҗәеб эшләрне кылучы Раббыгыз Аллаһдыр, җир күк мөлке Аныкыдыр. Аллаһудан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр.

Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, вә кыямәт көнендә ул сынымнарыгыз Аллаһуга шәрик иткәнлегегезне инкяр итәрләр. Сынымнарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кеби һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас.

Ий кешеләр сез ярлысыз Аллаһуга мохтаҗсыз, Аллаһ бай, һичкемгә мохтаҗ түгел, вә Ул мактаулы, Аның нигъмәтләре өчен шөкер итеп Аны мактарга һәркем бурычлы.

Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, сезне җир өстеннән юк итәр дә, сезнең урынга икенче яңа халык китерер.

Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.

Хисап көнендә һичбер кеше гөнаһлы кешенең гөнаһың күтәрмәс, әгәр күп гөнаһлы, авыр йөкле кеше, йөген күтәрешергә яки аз гына гөнаһын бирергә берәүне чакырса, аңардан аз гына гөнаһын да кабул итүче булмас, гәрчә чакырылган кеше чакыручының якын кардәше булса да. Син фәкать Аллаһуны күрмичә Аның ґәзабыннан курыккан кешеләрне, вәгазең белән куркыта алырсың алар намазларын вакытында укырлар. Берәү гөнаһтан пакьләнсә, пакьләнүенең файдасы үзенәдер, бит һәркемнең кайтмаклыгы Аллаһуга.

Туры юлны күрүче хак мөэмин, әлбәттә, вә туры юлны күрмәүче сукыр адашкан кешеләр белән бертигез булмас.

Аллаһуны тану вә хак динне белү яктылыгы, Аллаһуны танымау вә хак динне белмәү караңгылыгы белән бертигез булмас.

Вә җәннәт күләгәсе, җәһәннәм эсселеге белән бертигез булмас.

Вә тере кеше белән мәет яки мөэмин белән кәфер бертигез булмас, Аллаһ үзе теләгән кешесенә Коръән сүзләрен ишеттерер дә һидәяткә күндерер, әмма син кабердә яткан кеби гафил кәферләргә Коръән сүзләрен ишеттерә алмассың.

Син кешеләрне дингә көчләүче түгел, мәгәр Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче, әгәр кабул итмәсәләр җәһәннәм ґәзабьг белән куркытучысың.

Тәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды.

Ий Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр.

Соңра инкяр итүче кәферләрне ґәзаб белән тоттык, ничек булды Безнең мәкеребез, аларга карасыннар!

Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдереп төрле төстә җимешләр үстерде, вә тауларда ак, кызыл һәм башка төсләрдә юллар, сызыклар, ярлар кылдык, кайберләре кара карга кеби кара төстәдер.

Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр.

Хак мөэминнәр зекер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр.

Алар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

Без сиңа иңдергән Коръән – хак китаптыр үзеннән элек иңгән китапларны Аллаһ китаплары дип дөресләгәне хәлдә иңдерелде. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең яшерен эшләрен белүче вә ачык эшләрен белүчедер.

Соңра үзебез сайлап ихтыяр иткән колларыбызга Коръәнне бирдек, аларның кайберләре кулларындагы Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым итүчеләрдер, вә кайберләре күбрәк вакытта хәерле эшләрне эшләүчеләрдер, һәм бәгъзеләре Аллаһ теләге вә ярдәме белән һәрвакыт хәерле эшләрдә алдан йөрерләр ягъни, диннең вә мөселманнарның төзәлүләренә һәм куәтләнүләренә күп көч куярлар, иң туры юлны күрсәтүче Коръәннең иңдерелүе кешеләргә Аллаһуның олугъ юмартлыгыдыр.

Коръән белән гамәл кылучылар ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар анда алтын вә энҗе беләзекләре белән бизәлмеш булырлар, вә киемнәре дә яшел ефәктән булыр.

Алар җәннәтләргә кергәч әйтерләр: "Хакыйкый безнең кайгыбызны бетерүче Аллаһугадыр мактау, дөреслектә безнең Раббыбыз гөнаһларны ярлыкаучы, һәм Коръән белән гамәл кылуның хакын җәннәт белән түләүче.

Аллаһ үзенең рәхмәте вә юмартлыгы белән җәннәткә кертте, җәннәтне безгә тора торган урын кылды, безгә анда бернинди мәшәкать ирешмәс вә ару-талу да ирешмәс.

Коръән юлыннан бармыйча кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґәзабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґәзабы аз гына да җиңеләйтелмәс. Нәкъ шулай ґәзаб кылачакбыз һәрбер ямансызны.

Алар ґәзабның катылыгыннан кычкырышырлар, ий Раббыбыз безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: "Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгәзьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде ґәзабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ардәмче юк."

Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер.

Ул – Аллаһ сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Һәм берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер, имансызларның имансызлыклары Раббылары хозурында каты ачуны гына арттырыр, дәхи аларның имансызлыклары хәсрәтләрен генә арттырыр.

Мөшрикләргә әйт: "Күрәсезме, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз җир өстендә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез!" Яки аларның күкләрне халык кылуда Аллаһ белән бертигез Илаһәлары бармы, яки Без аларга Аллаһуның шәриге тиңдәше бар дип өйрәткән китапны иңдердекме, мөшриклекне шул китаптан өйрәнгән булыр иделәр. Мөшрикләрнең берберсенә яхшы сүзләре булмас, мәгәр сынымнарыгызга гыйбадәт кылыгыз, алар сезгә шәфәгать итәрләр дип берберсен алдарлар.

Аллаһ җирне вә күкләрне төшеп китүләреннән үзенең кодрәте белән тотадыр, әгәр җир вә күкләр урыннарыннан китсәләр, соңра аларны Аллаһудан башка тотып калучы һич булмас иде. Ул – Аллаһ йомшаклык кылучы вә ярлыкаучы булды.

Мәккә мөшрикләре, Коръән иңмәс борын, Аллаһ исеме илә ант итеп әйттеләр: "Әгәр безгә Аллаһудан китап иңеп пәйгамбәр килсә, яһүд белән насарага караганда без туры юлга ныграк күнелгән булыр идек", – дип. Аларга Коръән белән пәйгамбәр килгәч, аларга Ислам диненнән өркеп качуны гына арттырды.

Җир өстендә тәкәбберлек һәм явыз мәкерләр кылганнары хәлдә кабахәт эшләр, явыз мәкерлекләр, әлбәттә, кылучыларның үзләренә кайтыр, алар көтмиләр Аллаһудан башканы, мәгәр Аллаһуның әүвәлге ґәзаб кылган гадәтен көтәләр, әлбәттә Аллаһуның гадәте алмашынуны тапмассың, һәм Аллаһуның гадәте үзгәрмәс, кәферләрне ґәзабсыз калдырмас.

Әйә алар гыйбрәт күзе белән карап җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәлге кәферләрнең ахыр хәлләренә карамыйлармы – ничек һәлак булганнар, ул һәлак булган кешеләр куәттә болардан артык иделәр. Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны һичбер зат, һичбер нәрсә гаҗиз, көчсез итә алачак түгел. Аллаһ барча нәрсәне белүче вә һәр нәрсәгә көче җитүче.

Әгәр Аллаһ кешеләрне Аллаһ хөкемнәрен бозып бозыклык кылганнары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә, һәммәсен һәлак итәр иде, җир өстендә хәрәкәтләнә торган бер хайван да калмас иде. Ләкин ґәзабка тиешле кешеләрнең ґәзабын кыямәт көненә чаклы кичектерә, кешеләрнең билгеләнгән әҗәлләре килсә, яки кыямәт килсә, Аллаһ бәндәләрен күрүче вә аларның эшен белүче булды.