surah.translation .


Ха мим.

Коръәннең иңүе ґәзиз вә хәким булган Аллаһудандыр.

Без җир вә күкләрне һәм аларның араларында булган нәрсәләрне һәр яклап дөресләп төзедек, кыямәткә хәтле торсыннар өчен. Әмма имансыз булган кешеләр, Коръән белән куркытылмыш ґәзаблардан куркудан баш тарталар.

Аларга әйт: "Әйә беләсезме Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, җирдә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез, яки Аллаһуга тиң булып, Аның белән бергә күкләрне төзеделәрме? Инде Коръәннән әүвәл иңгән бер китапны китерегез, сүзегезнең дөреслегенә миңа шәһадәт бирсен, яки сынымнарга гыйбадәт кылу дөрес икәнлекне раслаучы дәлил әсәрләрен күрсәтегез, әгәр дәгъвәгез дөрес булса", – дип.

Аллаһудан башка затка гыйбадәт кылучы кешедән дә адашучырак кеше бармы, догаларын сораганнарын кабул итәргә нәрсәдер бирергә мәңге көчләре җитми торган сынымнарга гыйбадәт кылалар, хәлбуки сынымнар аларның догаларыннан гафилләрдер, чөнки алар җансызлардыр.

Кешеләр каберләрдән кубарылганда сынымнар, аларга гыйбадәт кылучыларга дошман булырлар, вә мөшрикләрнең аларга гыйбадәтләрен инкяр итәрләр.

Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр.

Яки алар Мухәммәд г-м Коръәнне үзе чыгарып Аллаһуга ифтира итте дияләрме? Син аларга әйт: "Әгәр мин Коръәнне үзем чыгарып Аллаһуга ифтира итсәм, Аллаһ мине ґәзаб кылган вакытта Аның ґәзабыннан мине коткарырга кадир булмассыз, шулай булгач нигә мин ул эшкә барыйм. Ул – Аллаһ Коръән хакында сөйләгән сүзләрегезне беләдер. Минем илә сезнең арада шаһид булырга Аллаһ Үзе җитәдер. Ул ярлыкаучы вә рәхимледер", – дип.

Син аларга әйт: "Мин пәйгамбәрләрдән әүвәлге пәйгамбәр түгелмен, дөньяда һәм ахирәттә сезгә вә миңа Аллаһ ни кылыр белмим, мин Аллаһудан үземә вәхий ителгән аятьләргә генә иярәмен, һәм мин Коръәнне кабул итмәүчеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гынамын.

Әйткел: "Әйә беләсезме хәбәр бирегез миңа, әгәр Коръән Аллаһудан иңгән булса, вә сез аны инкяр итсәгез вә Ягъкуб балаларыннан Габдулла Коръәндәге хөкемнәр Тәүратта барлыгы белән шәһадәт бирсә, вә ул Коръәнне яхшы белгәне өчен аңа иман китерсә, ә сез исә наданлыгыгыздан аңа иман китерүдән тәкәбберләндегез, инде сез кешеләрнең иң явызрагы буласыз түгелме? Бит Аллаһ галимнәрне туры юлга һич тә күндермидер.

Коръәнгә ышанмаучылар ышанучыларга әйттеләр: "Әгәр Коръән хәерле нәрсә булса, бу ышанучылар безне узмаслар иде, чөнки ярлы, вә түбән дәрәҗәле кешеләр генә Коръәнгә ышанып Мухәммәдкә иярделәр", – дип. Алар Коръән күрсәткән туры юлга кермәгәч, ошбу Коръән Мухәммәдтән чыккан иске ялган сүздер диделәр.

Коръәннән элек Муса китабы Тәүрат иңдерелмеш иде, ул китап ышанучыларга Имам вә рәхмәт иде. Вә ошбу Коръән әүвәлге китапларны тәсъдыйк итүче китаптер, гарәб телендә иңдерелде, аның белән гамәл кылмаучы залимнәрне җәһәннәм белән куркытмак өчен вә аның белән гамәл кылучы яхшы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыру өчен.

Хак мөэминнәр Раббыбыз Аллаһ диделәр, соңра һәр эштә туры булдылар, аларга һич куркыныч юктыр һәм алар көенүче дә булмаслар

Ул мөэминнәр җәннәт кешеләредер, алар анда мәңге булырлар Коръән белән гамәл кылулары бәрабәренә изге җәза булсын өчен.

Без кешегә ата-анасына изгелек итәргә әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагыңда күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз айдыр, хәтта үсеп куәткә ирешсә, кырык яшькә җитсә, әйтер: "Ий Раббым миңа илһам биргел үземә вә ата-анама биргән һидәят вә ислам нигъмәтенә шөкер итмәгем өчен вә Син риза була торган изге гамәлләр кылмагым өчен, ий Раббым, балаларымны да исълах иткел, бар да мөэмин булсыннар, йә Рабби, мин Сиңа кайттым вә мөселманнардан булып һәр әмереңә итагать иттем. (Ошбу аять Габдулла Әбү Бәкер хакында иңмештер. Мөселманнар өчен яхшы мисалдыр.)

Шул сыйфатта булган мөэминнәрнең изге гамәлләрен кабул итегез вә гөнаһларын гафу итәбез җәннәт кешеләре булганнары хәлдә, Аллаһуның дөрес вәгъдәсе илә вәгъдә ителмеш иделәр.

Имансыз угылларын ата-аналары иманга өндәп вәгазь кылганда ул аталарына ачуланып әйтәдер: "Әйә сез миңа үлгәннән соң кабердән терелеп чыгуны вәгъдә итәсезме, миннән элек күпме кешеләр үлеп киткәннәр әле берсе дә терелеп кайтканы юк", – дип. Ата-анасы исә дога кылып Аллаһудан угылларының иман китерүен сорарлар вә әйтерләр: "Ий углыбыз, әгәр һәлак булырга теләмәсәң, иман китер, Аллаһуның вәгъдәсе хак, кыямәт булачак, һәммә кешеләр терелеп каберләреннән чыгачаклар", – дип. Ул әйтер: "Терелеп кубарылу була дигән сүзегез хак түгелдер мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сүзләредер", – дип.

Әнә шулай хакны инкяр итүчеләр, әүвәлге инкяр итүче җен вә кешеләр таифәсе белән бергә җәһәннәмдә булырлар дигән сүз Аллаһуның вәгъдәсе илә сабит булды, алар һәммәсе, әлбәттә, һәлак булучылардыр.

Мөэминнәргә вә кәферләргә дә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр: мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле бөек дәрәҗәләр, кәферләргә исә ут астында тирән чокырлар. Кәсеп иткән сәваб вә гөнаһларының җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савабларын киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына.

Кыямәт көнне кәферләр утка күчерелерләр вә әйтелер: "Сез дөнья тереклегендә Аллаһуның, күп нигъмәтләре белән файдаланып әмма Ана гыйбадәт кылмыйча бәгъзе яхшы эшләрегезнең савабын бетердегез, иңде бүген хур рисвай итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, җир өстендә хаксыз тәкәбберләнгәнегез һәм чиктән чыгып бозыклык кылганыгыз өчен.

Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: "Һуд үзенең кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты". Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде". Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз", – диделәр.

Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме, әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер", – дип.

Һуд әйтте: "Сезгә тиешле ґәзабның кайчан киләчәген фәкать Аллаһ беләдер, мин исә Аллаһудан җибәрелгән шәригатьне сезгә ирештерүчемен ләкин мин сезне җаһил надан кавемсез, дип беләмен, чөнки ґәзабны хәзер үк сорыйсыз."

Алар үзләренә ґәзаб алып килә торган болытны күргәч, бу болыт безгә яңгыр алып килә диделәр. Һуд әйтте: "Бәлки ул сез ашыктырып сораган ґәзабыгыздыр ки, анда рәнҗеткүче каты ґәзаб бардыр.

Ул җил Аллаһуның әмере белән һәрнәрсәне һәлак итәр", – дип. Ул җил килеп һәммәләрен вә һәрнәрсәне һәлак итте, бу җилдән соң карасаң өйләреннән башка нәрсә күренмәс иде. Без ышанмаган явызларга әнә шулай җәза бирәбез.

Без Һуд кавеменә озын гомер, куәтле гәүдә вә күп мал һәм торырга урын да биргән идек, ә инде сез Коръәнгә ышанмаучы кәферләр, аларга бирелгән артыклык сезгә бирелмәде. Ләкин һәммә кешегә бертигез биргәне: Без ышанмаучыларга да колак, күз, күңел бирдек, аларның исә колаклары, күзләре һәм күңелләре аларга һич тә файда бирмәде, чөнки алар Аллаһуның аятьләрен инкяр итәр булдылар, аларга хакны мәсхәрә итүләренең ґәзабы инде.

Ий Мәккә мөшрикләре, Без сезнең тирәдәге күп шәһәр кешеләрен һәлак иттек, шаять иман китерерләр, дип, Без аларга аятьләрне вә могҗизаларны берничә мәртәбә бирдек, алар исә ышанмадылар.

Шул вакытта ни өчен Аллаһудан башка якын күреп гыйбадәт кылган сынымнары аларны Аллаһ ґәзабыннан коткармады? Бәлки ґәзаб иңгәндә сынымнары күздән югалдылар, ошбу сынымнарны Аллаһуга якын итүче диюләре аларның ялганнарыдыр һәм Аллаһуга тиңдәш, дип, ифтираларыдыр.

Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: "Сөйләшмичә Коръәнне тынлап тик торыгыз", – дип. Коръән укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркытучы булганнары хәлдә.

Вә әйттеләр: "Ий кавемебез, без Мусадан соң иңгән бер китапның укылганын ишеттек, элек иңгән китапларны раслаганы хәлдә ул хак дингә күндерәдер вә һәм туры юлга кертәдер.

Ий кавемебез Аллаһуның иманга чакыруын кабул итегез, һәм Аллаһу, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә иман китерегез, иман китерсәгез Аллаһ гөнаһларыгызны гафу итәр вә сезне рәнҗеткүче ґәзабтан коткарыр.

Берәү Аллаһуга иманга вә гыйбадәткә чакыручы рәсүлнең сүзен кабул итмәсә, ул кеше Аллаһуның ґәзабыннан качып котылу өчен Аллаһуны җирдә гаҗиз итә алмас һәм Аллаһудан башка ґәзабдан коткару өчен дуслар да булмас, ул инкяр итүчеләр ачык адашугылардыр.

Алар белмиләрме, Аллаһ һич тә мәшәкать чикмичә җирне вә күкләрне халык кылды, шул Аллаһуның үлекләрне тергезеп каберләрдән кубарырга көче җитмәсме? Әлбәттә, көче җитәдер һәм кубарыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.

Имансызлар утка кертелгәч, аларга әйтелер: "Ошбу көннең ґәзабы сезгә хак түгелме? Сез аны ялган дия идегез", – дип. Алар: "Валлаһи безгә тиешле ґәзаб хакдыр", – диярләр. Аллаһ әйтер: "Дөньяда кәфер булганыгыз өчен инде бүген ґәзабны татыгыз", – дип.

Ий Мухәммәд г-м, кавемеңнең төрлечә каршылык күрсәтүләренә сабыр ит, нык чыдамлы бул, пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кеби, вә аларга ґәзабны ашыктырып сорамагыл! Кәферләр үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күргәч, гүя дөньяда көндезен бер генә сәгать тордык, дип, зан итәрләр. Ошбу Коръән пәйгамбәрнең Аллаһудан кешеләргә ирештермәгедер, алар һәлак булмас, мәгәр Коръән белән гамәл кылмаучы фасыйклар һәлак булырлар.