Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә ق сүрәсенең тәрҗемәсе
Verse 1
ﭑﭒﭓﭔ
ﭕ
Каф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен.
Verse 2
Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр.
Verse 3
Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр.
Verse 4
Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр.
Verse 5
Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр.
Verse 6
Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр.
Verse 7
Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр.
Verse 8
ﮙﮚﮛﮜﮝ
ﮞ
Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә.
Verse 9
Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне.
Verse 10
ﮪﮫﮬﮭﮮ
ﮯ
Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр.
Verse 11
Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр.
Verse 12
Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар.
Verse 13
ﯤﯥﯦﯧ
ﯨ
Вә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Verse 14
Вә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга ґәзаб вәгъдәбез иреште.
Verse 15
Әйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр.
Verse 16
Тәхкыйк кешене Без халык кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны Без беләбез, вә Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз.
Verse 17
Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар.
Verse 18
Сүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар.
Verse 19
Үлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың.
Verse 20
Икенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: "Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә шулдыр", – диярләр.
Verse 21
ﮆﮇﮈﮉﮊﮋ
ﮌ
Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.
Verse 22
Янә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.
Verse 23
ﮚﮛﮜﮝﮞﮟ
ﮠ
Дөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" – дияр.
Verse 24
ﮡﮢﮣﮤﮥﮦ
ﮧ
Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.
Verse 25
ﮨﮩﮪﮫ
ﮬ
Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне.
Verse 26
Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!
Verse 27
Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип.
Verse 28
Аллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.
Verse 29
Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.
Verse 30
Ул көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда урын күп" – дияр.
Verse 31
ﰁﰂﰃﰄﰅ
ﰆ
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак булмас.
Verse 32
ﰇﰈﰉﰊﰋﰌ
ﰍ
Сезгә вәгъдә ителгән җәннәт ошбудыр, һәрбер тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыга һәм шәригать хөкемнәрен саклап һәрберсен урынында үтәүчегә.
Verse 33
Күрмичә күргән кеби Аллаһудан курыккан вә Аллаһуга гыйбадәт һәм итагать итүдә ихласлы булып саф күңел белән Аллаһу хозурына килгән кешегә.
Verse 34
ﰖﰗﰘﰙﰚﰛ
ﰜ
Керегез җәннәткә тынычлык иминлек белән! Бу көн җәннәткә кергән кешеләр өчен анда мәңге кала торган көндер.
Verse 35
ﰝﰞﰟﰠﰡﰢ
ﰣ
Аларга җәннәттә теләгән нәрсәләре булыр вә Безнең хозурыбызда аларга теләгән нәрсәләреннән артык нәрсәләр бардыр.
Verse 36
Күпме кешеләрне һәлак иттек элекке заманнарда, ул заман кәферләре хәзерге кәферләрдән катырак куәтле иделәр, үлемнән котылырга юл эзләп шәһәрләрдә төрле чаралар күрделәр, Аллаһ тәкъдиреннән котылучы булырмы?
Verse 37
Тәхкыйк бу зекер ителгән аятьләрдә һидәятне тапмак өчен көчле вәгазьләр, гакыл фәһем иясе булган саф күңелле кешегә яки Коръән сүзләренә колагыны салган кешегә, вә ул гөнаһлардан сакланып сәвабларны кәсеб итәргә әзердер.
Verse 38
Тәхкыйк Без җирне вә күкләрне вә аларның араларында булган нәрсәләрне алты көн (дәвер) эчендә төзедек, аларны төзегәндә Безгә мәшәкать вә авырлык ирешмәде.
Verse 39
Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.
Verse 40
ﮊﮋﮌﮍﮎ
ﮏ
Вә кич якта ахшам, йәстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.
Verse 41
Бер көнне якыннан кычкырачак фәрештәнең сүзенә колак сал. Ягъни Исрафил фәрештә, ий сөякләрегез череп туфрак булган кешеләр, терелеп каберләрегездән чыгыгыз, дип кычкырыр.
Verse 42
Ул көндә хак булган кубарылу өчен кычкырган тавышны бар да ишетерләр, ошбу көн каберләрдән чыгу көнедер.
Verse 43
ﮡﮢﮣﮤﮥﮦ
ﮧ
Тәхкыйк Без үтерербез вә тергезербез, вә барча халыкның кайтачак җире Безгәдер.
Verse 44
Ул көндә җир кешеләр өчен ярылыр вә кешеләр бик ашыгып чыгарлар, бу аларны кубарып җирдән чыгарудыр, бу эш Безгә бик җиңелдер.
Verse 45
Без аларның сиңа әйткән яман сүзләрен белүчебез. Син аларны җәбер золым белән Ислам динен кабул итәргә көчләүче түгелсең, һәм Коръән белән вәгазь кыл, Коръән хөкемнәрен ишеттер һәм Коръән белән гамәл кылырга чакыр, вәгъдә ителгән Минем ґәзабымнан курыккан кешеләрне!
تقدم القراءة