سورة الرحمن

Tatar - Tatar translation

Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә الرحمن сүрәсенең тәрҗемәсе

Tatar - Tatar translation

Verse 1


Рәхимле Аллаһ.
Verse 2

Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте.
Verse 3

Кешене халык кылды.
Verse 4

Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте.
Verse 5

Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер.
Verse 6

Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар.
Verse 7

Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды.
Verse 8

Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен.

Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез!
Verse 10

Җирне халыклар өчен төзеп куйды.

Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр.
Verse 12

Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр.
Verse 13

Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?

Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды.

Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды.
Verse 16

Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
Verse 17

Ул – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр.
Verse 18

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез?
Verse 19

Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.
Verse 20

Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас.
Verse 21

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез?
Verse 22

Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр.
Verse 23

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез?

Кешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер.
Verse 25

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
Verse 26

Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр.

Фәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр.
Verse 28

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз?

Җирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул – Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер.
Verse 30

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз?
Verse 31

Ий кеше һәм җен, тиздән хисаб ала башлаячакбыз сездән.
Verse 32

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Ий кеше вә җен таифәсез! Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китәргә, ягъни космос бушлыгына чыгарга, үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән үтәрсез.
Verse 34

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Ий ышанмаучы кешеләр вә җеннәр сезгә җибәрелер уттан булган ялкын вә эрегән бакыр, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен ярдәмләшә алмассыз.
Verse 36

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Әгәр күк ярылса, төрле төстәге чәчәк булып күренер, зәйтүн мае кеби ялтырап.
Verse 38

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Хисаб көнендә кеше дә, җен дә гөнаһыннан соралмас, чөнки гамәл дәфтәренә язылган, булыр.
Verse 40

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Ул көндә күп гөнаһлы явыз кешеләр танылырлар үзләренең явызлык галәмәтләре белән, тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан.
Verse 42

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Бу җәһәннәм күп гөнаһлы азган кешеләр ялганга тоткан җәһәннәмдер.

Алар җәһәннәм белән кайнап торган су арасында әйләнеп йөрерләр.
Verse 45

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Раббысы алдына басып хөкем ителүдән курыккан мөэмингә оҗмахта ике бакча булыр.
Verse 47

Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек, ялганлый алырсыз?
Verse 48

Ул ике бакча күп төрле агач вә җимешләр ияләредер
Verse 49

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлый аласыз?
Verse 50

Ул бакчаларда эчәргә татлы ике чишмә бардыр.
Verse 51

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Вә ул бакчаларда һәр җимештән ике төрлесе кипкәне вә пешеп өлгергәне бардыр.
Verse 53

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?

Ул җәннәттәге кешеләр ефәктән булган түшәкләргә таянучылардыр, вә ул җәннәтнең җимешләре утырган кешегә дә, торган кешегә дә бик якындыр.
Verse 55

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?

Вә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми, торган хур кызлары бардыр, аларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады.
Verse 57

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 58

Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер.
Verse 59

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Чын яхшылыкның җәзасы фәкать җәннәттер.
Verse 61

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 62

Изге мөэминнәргә оҗмахта бу ике бакчадан башка дәхи ике бакча бардыр.
Verse 63

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 64

Бу ике бакча карачыл яшелдер.
Verse 65

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 66

Ул ике җәннәттә ургып агучы ике чишмә бардыр.
Verse 67

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 68

Ул ике бакчада төрле җимешләр хөрмә вә анар агачлары бардыр.
Verse 69

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Verse 70

Ул бакчаларда күркәм холыклы бик гүзәл хур кызлары бардыр.
Verse 71

Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы, түгел дип ялганнарсыз?
Verse 72

Чадырларга кертелгән кара күзле хур кызлары бардыр.
Verse 73

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Ул кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган.
Verse 75

Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр.
Verse 77

Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?

Раббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер.
تقدم القراءة