surah.translation .


Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк" – дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр".

Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар". Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз!

Әгәр Аллаһ ул яһүдләргә йортларыннан чыгарылуны тәкъдир кылмаган булса иде, әлбәттә аларны дөньяда ґәзаб кылыр иде, ахирәттә аларга ут ґәзабыдыр.

Аларга бу ґәзаб, Аллаһудан вә Аның рәсүленнән киселгәннәре, каршылык күрсәткәннәре өчендер, берәү Аллаһуга каршылык күрсәтсә, аны Аллаһ каты ґәзаб белән ґәзабландырыр.

Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер.

Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.

Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.

Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр.

Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер.

Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!"

Монафикъларны күрмисеңме, алар китабий кәферләрдән булган яһүд кардәшләренә әйтәләр: "Әгәр сез Мәдинәдән чыгарылсагыз, әлбәттә, сезнең белән без дә чыгачакбыз һәм сезнең зарарыгызга мәңге һичкемгә итагать итмәбез вә әгәр сугышылсагыз, әлбәттә, сезгә ярдәм итәрбез", – дип. Аллаһ беләдер – тәхкыйк монафикълар ялганчылардыр.

Әгәр яһүдләр Мәдинәдән чыгарылсадыр, монафикълар яһүдләр белән бергә чыкмаслар, вә әгәр яһүдләр сугыш кылынсалар монафикълар яһүдләргә ярдәм итмәсләр, әгәр яһүдләргә ярдәм бирә калсалар, ул вакытта, әлбәттә, борылып артларына качарлар, соңра ярдәмсез калырлар.

Монафикъларның күңелләренә, әлбәттә, Аллаһуга караганда сез катырак куркынычлысыз, ягъни, монафикълар Аллаһудан курыкмаслар, сездән куркырлар, Аллаһудан курыкмыйча сездән куркулары – хаклыктан һичнәрсә аңламаганлыкларыннандыр.

Яһүдләр барчасы бер иттифакта булып сезнең илә сугыша алмаслар ягъни сезнең белән сугышуда бер сүздә була алмаслар, мәгәр сездән куркып крепостьлары булган авылларда гына сугышырлар яки койма артында гына сугышырлар, аларның үзара ачу ярсулары куәтледер, син аларны берләшкәннәр дип уйларсың, ләкин аларның күңелләре таркаудыр. Аларның күңелләре таркау вә куркулы булуы, гакылларын эшләтмәүче эшнең хакыйкатен аңламаулары сәбәпледер.

Ул яһүдләрнең мисалы үзләреннән алда якында гына Бәдер сугышында һәлак булган мөшрикләр кебидер, ул мөшрикләр явыз эшләренең җәзасын татыдылар, дәхи аларга рәнҗеткүче ґәзаб булды.

Монафикъларның яһүдләргә ярдәм итәбез диюләре, шайтан кебидер ки, ул шайтан кешегә кәфер бул диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп кәфер булгач, шайтан әйтте: "Ий имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһудан куркамын", – дип.

Шайтанга ияргән кеше белән шайтанның, ахыр хәлләре, тәхкыйк алар икесе дә утта мәңге калучылардыр. Җәһәннәм утында мәңге калмак, залимнәрнең җәзасыдыр.

Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, ягъни үлем килмәс борын иманын, динен төзәтсен, вә Аллаһ ґәзабыннан сакланыгыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.

Янә сез Аллаһуны оныткан вә Аның боерыкларын тотмаган кешеләр кеби булмагыз, Аллаһ оныттырды аларга үзләрен, хәтта үзләренә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белмәс булдылар. Намаз укымыйча, Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуны онытып йөргән кешеләр фасыйклардыр.

Ут әһелләре белән җәннәт әһелләре һич тә бертигез хәлдә булмаслар, җәннәт әһелләре – алар котылучы вә өстенлек табучылардыр.

Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең, Аллаһудан куркуыннан ярылыр иде. Бу сүзләрне кешеләргә мисал итеп китерәбез, шаять гакыл фикерләрен эшләтеп Коръән белән вәгазьләнерләр, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланырлар!

Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, мәхлуклар белмәгән яшерен нәрсәләрне белүче вә мәхлуклар белгән нәрсәләрне дә белүчедер, вә Ул – Аллаһ шәфкатьле вә рәхимле.

Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, Ул – ике дөньяга патша, Ул – һәр кимчелектән гаять пакь, Ул – тынычтыр, Ул – ышанычлыдыр, Ул – һәр нәрсәне саклаучы, Ул – һәр эштә җиңүче, Ул – Үзе теләгәнне мәхлукка көчләп эшләтүче, Ул – олугъланучы вә Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.

Ул – Аллаһ халык кылучы, юктан бар итүче, һәрнәрсәне сурәтләүче, вә Аның күркәм исемнәре бар, җирдә вә күкләрдә булган һәр мәхлук Аны мактап тәсбих әйтә, вә Ул – Аллаһ бик куәтле, һәр эштә өстен вә хикмәт белән эш кылучы.