surah.translation .


Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.

Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).

Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр).

Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.

Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер

Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр

Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.

Ай тотылса.

Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.

Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?"

Бүген качып котыла торган урын юк.

Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр.

Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән.

Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр.

Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр).

Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен.

Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак.

Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр!

Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер.

Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез.

Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз.

Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр.

Ул йөз Раббысына караучыдыр.

Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр.

Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың.

Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә,

шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр.

Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар.

Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы.

Бүген бармак Раббың хозурындадыр.

Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады.

Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты.

Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды.

Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!

Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!

Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?

Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме?

Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде.

Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды.

Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме?