سورة الشرح

Tatar - Tatar translation

Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә الشرح сүрәсенең тәрҗемәсе

Tatar - Tatar translation

Verse 1


Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы.
Verse 2

Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.
Verse 3

Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.
Verse 4

Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?
Verse 5

Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң
Verse 6

Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.
Verse 7

Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.
Verse 8

Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул!
تقدم القراءة