سورة الماعون

Tatar - Tatar translation

Tatar - Tatar translation китабыннан تتاري телендә الماعون сүрәсенең тәрҗемәсе

Tatar - Tatar translation

Verse 1


Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
Verse 2

Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.

Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
Verse 4

Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.

Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
Verse 6

Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
Verse 7

Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.
تقدم القراءة