ترجمة سورة الأعلى

Tatar - Tatar translation
ترجمة معاني سورة الأعلى باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation .


Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.

Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.

Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.

Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.

Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.

Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.

Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.

Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.

Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.

Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.

Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.

Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.

Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.

Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.

Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.

Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.

Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.

Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.

Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.
Icon