ترجمة معاني سورة المؤمنون باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation
ﰡ
آية رقم 1
ﭑﭒﭓ
ﭔ
Тәхкыйк хак мөэминнәр ґәзабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр.
آية رقم 2
ﭕﭖﭗﭘﭙ
ﭚ
Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр.
آية رقم 3
ﭛﭜﭝﭞﭟ
ﭠ
Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар.
آية رقم 4
ﭡﭢﭣﭤ
ﭥ
Вә малларының зәкятен бирерләр.
آية رقم 5
ﭦﭧﭨﭩ
ﭪ
Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар.
آية رقم 6
Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җария хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә ителмәсләр.
آية رقم 7
Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер.
آية رقم 8
ﭾﭿﮀﮁﮂ
ﮃ
Янә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр.
آية رقم 9
ﮄﮅﮆﮇﮈ
ﮉ
Вә намазларын вакытында укырлар.
آية رقم 10
ﮊﮋﮌ
ﮍ
Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр.
آية رقم 11
ﮎﮏﮐﮑﮒﮓ
ﮔ
Алар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар.
آية رقم 12
Тәхкыйк Без Адәмне саф балчыктан яраттык.
آية رقم 13
ﮝﮞﮟﮠﮡﮢ
ﮣ
Соңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кылдык.
آية رقم 14
Соңра мәнине каты кан итеп яраттык, соңра ул каты канны чәйнәлгән ит кеби кыйлдык, соңра ул итне сөяк иттек, соңра ул сөяккә ит кидердек, соңра аны икенче төрле халык иттек ягъни, аңа җан бирдек, яратучыларның күркәмрәге булган Аллаһ олугъ булды.
آية رقم 15
ﯜﯝﯞﯟﯠ
ﯡ
Соңра бармагыз да әҗәлегез җитеп мәет булырсыз.
آية رقم 16
ﯢﯣﯤﯥﯦ
ﯧ
Соңра кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз.
آية رقم 17
Тәхкыйк өстегездә җиде күкне яраттык ул фәрештәләр юлыдыр, Без яраткан нәрсәләребездән гафил булмадык.
آية رقم 18
Янә Без кирәк хәтле итеп күктән су иңдердек, соңра ул суны җирнең чокырларында тотарбыз яңгыр яумаганда кешеләр файдалансын өчен, ул суны юк итәргә дә көчебез җитәдер.
آية رقم 19
Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз.
آية رقم 20
Дәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр.
آية رقم 21
Дөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз.
آية رقم 22
ﮉﮊﮋﮌ
ﮍ
Корыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез.
آية رقم 23
Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы?
آية رقم 24
Кавеменең имансыз олугълары әйттеләр: "Бу Нух сезнең кеби бер адәм генәдер, сездән артык булып баш булырга телидер, әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә сезгә фәрештәләрдән расүл җибәрер иде, бу Нух сөйләгән сүзләрне без аталарыбыздан, әүвәлгеләрдән ишетмәдек", – дип.
آية رقم 25
Ул Нух түгел, мәгәр җенле бер ирдер, җененнән аерылганын көтегез.
آية رقم 26
ﯧﯨﯩﯪﯫ
ﯬ
Нух әйтте: "Ий Раббым! Кавемем мине ялганга тотканнары өчен аларга каршы миңа ярдәм бир".
آية رقم 27
Нух г-мгә вәхий иттек Безнең әмер вә саклавыбыз илә бер көймә ясарга, аларны һәлак итү белән Безнең әмер килсә вә мичтә су кайнаса, ул көймәгә һәр җенестән бер ата, бер ана хайван алып кергел, вә өй әһелеңне һәм үзеңә ияргән мөселманнарны алып кергел, мәгәр шуны алып кермә – аның ґәзаблы булачагына Безнең сүзебез булган иде ки, хатыны вә бер угълыдыр, галимнәрне коткару хакында миңа сүз кушма, әлбәттә алар Туфанга батып һәлак булачаклар!
آية رقم 28
Ий Нух син вә сиңа ияреп мөселман булган кешеләр каймага кереп утырсагыз: "Мактау безне залим кавемнәрдән коткаручы Аллаһугадыр", – дип әйт!
آية رقم 29
Көймәдән төшкәч әйт: "Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син – иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең!
آية رقم 30
Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык.
آية رقم 31
ﭲﭳﭴﭵﭶﭷ
ﭸ
Аларны батырганыбыздан соң Гад вә Сәмуд кавемен чыгардык.
آية رقم 32
Аларның үзләреннән Һуд вә Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз бит сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юктыр, әйә Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы?
آية رقم 33
Пәйгамбәрнең кавеменнән кәфер булып ахирәткә юлыгуны да инкяр итүче олугълары Без аларга дөньяда төрле нигъмәтләр бирдек, алар әйттеләр: "Бу пәйгамбәр түгел, мәгәр сезнең кеби бер кешедер, сезнең ашый юрганыгыздан ашар вә сезнең эчә торганыгыздан эчәр.
آية رقم 34
Әгәр сез үзегез кеби кешенең әмеренә итагать итсәгез, ул вакытта, әлбәттә, сез хәсрәтләнүчеләрсез.
آية رقم 35
Сез үлеп туфрак булып сөякләрегез дә итсез калгач, әйә ул терелеп кабердән чыгарсыз дип вәгъдә итәме.
آية رقم 36
ﯖﯗﯘﯙﯚ
ﯛ
Вәгъдә ителмеш терелүегез бик ерак, бик ерак.
آية رقم 37
Тереклек юк, мәгәр ошбу дөньяда гына, кайберебез үләр, кайберебез яшәр, югыйсә, без үлгәннән соң кубарылачак түгелбез.
آية رقم 38
Ул расүл түгел, мәгәр үлгәннән соң кубарыласыз, дип Аллаһуга ялганны ифтира итүче бер ирдер. Без аңа ышаначак түгелбез", – дип.
آية رقم 39
ﯴﯵﯶﯷﯸ
ﯹ
Рәсүлләре әйтте: "Йә Рабби, мине ялганчы дигәннәре өчен, мина ярдәм бир".
آية رقم 40
ﯺﯻﯼﯽﯾ
ﯿ
Аллаһ әйтте: "Алар аз заман эчендә, әлбәттә, сине ялганчы дигәннәре өчен үкенүче булып әверелерләр".
آية رقم 41
Аларны Җәбраилнең тавышы хак тоту илә тотты аларны кипкән үлән кеби кылдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык залим кавемнәргәдер.
آية رقم 42
ﰊﰋﰌﰍﰎﰏ
ﰐ
Соңра алардан соң башка кавемнәрне чыгардык.
آية رقم 43
Бер өммәткә дә әҗәле вакытыннан элек килмәс һәм вакытыннан кичекмәс.
آية رقم 44
Соңра рәсүлләрне берсе артыннан берсен җибәрдек. Бер өммәткә расүле килсә, аны ялганга тоттылар. Без һәм аларны һәлак итүдә берсен икенчесенә иярттек, үзләрен һәлак итеп сөйләргә хикәяләрен генә калдырдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык ышанмаган кешеләргәдер.
آية رقم 45
Соңра ачык аятьләребез вә көчле могҗиза белән Мусаны вә кардәше Һарунны пәйгамбәр итеп җибәрдек.
آية رقم 46
Фиргаун вә аның олугъларына тәкәбберләнделәр вә Ягъкуб балаларын җәберләүче залим кавем булдылар.
آية رقم 47
Әйттеләр: "Үзебез кеби ике кешегә иман китерикме, вәхәлән ки аларның кавеме кол кеби безгә хезмәт итәләр".
آية رقم 48
ﮉﮊﮋﮌ
ﮍ
Муса илә Һарунны ялганга тоттылар, шуның өчен һәлак булучылардан булдылар.
آية رقم 49
ﮎﮏﮐﮑﮒﮓ
ﮔ
Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, Ягькуб балалары туры юлга керсен өчен.
آية رقم 50
Гыйсаны вә аның анасын кодрәтебезгә дәлаләт итә торган галәмәт кылдык, вә аларны бөек тигез урынга иңдердек, ага торган елгалары да ерактан күренер иде.
آية رقم 51
Ий рәсүлләр, Без биргән ризыкларның хәләл пакь булганын ашагыз вә изге гамәлләр кылыгыз, Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләмен.
آية رقم 52
Ошбу Ислам милләте сезнең динегездер Аллаһу тәгаләне берләүдә вә Аңа итагать итүдә бер иттифакта булганыгыз хәлдә, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гөнаһлы булудан сакланыгыз.
آية رقم 53
Күп кавемнәр Аллаһ хөкемнәрен бозып, үзара низагълашып төрле мәзһәбләргә бүленделәр, һәрбер адашкан фирка үзенең батыл дине белән мактанырлар вә аны хак дип белерләр.
آية رقم 54
ﯣﯤﯥﯦﯧ
ﯨ
Син аларны ихтыярларына куй адашкан юлларында үлемнәренә чаклы.
آية رقم 55
Уйлыйлармы алар Без биргән мал вә балалар белән
آية رقم 56
аларга изгелек итәргә ашыгабыз дип, бәлки алар белмиләр ки өчен биргәнебезне.
آية رقم 57
Хак мөэминнәр Аллаһудан куркып изге гамәлләр кыйлганнары өстенә янә ґәзабтан куркырлар.
آية رقم 58
ﰂﰃﰄﰅﰆ
ﰇ
Алар Раббыларының һәммә аятьләренә ихлас иман китерерләр, ягъни кабул итеп гамәл кылырлар.
آية رقم 59
ﰈﰉﰊﰋﰌ
ﰍ
Һәм алар Аллаһуга – шәрик тотмаслар ягъни һичкемне, һичнәрсәне Аллаһ урынына тотмаслар.
آية رقم 60
Вә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр.
آية رقم 61
Әнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр.
آية رقم 62
Бер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым ителмәсләр.
آية رقم 63
Бәлки динсезләрнең күңелләре ошбу Коръәннән гафләттә вә наданлыктадыр, ул имансызлар өчен мөэминнәрнең гамәленнән башка гамәлләр бардыр ки, ул батыл гамәл нәҗес эшләрдер, алар ул эшләрне эшләүчеләрдер.
آية رقم 64
Аларның байларын ґәзаб белән тотсак, ярдәм сорап кычкырырлар.
آية رقم 65
Аларга әйтелде: "Сез бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки сезгә Безнең тарафтан ярдәм ирешмәс.
آية رقم 66
Тәхкыйк Минем аятьләрем сезгә укылды, ул вакытта сез аны ишетмәс өчен артыгызга борылып китә идегез.
آية رقم 67
ﮝﮞﮟﮠ
ﮡ
Тәкәбберләнеп Коръәнне яманлап сөйләгәнегез хәлдә аңардан баш тарта идегез.
آية رقم 68
Әйә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап фикерләп карамыйлармы, яки әүвәлдәге аталарына килмәгән иминлек Аллаһ ґәзабыннан котылу боларга килгәнме?
آية رقم 69
Яки расүлләре булган Мухәммәд г-мнең хак сүзле вә күркәм холыклы икәнен белмәделәрме, белсәләр дә аны инкяр иттеләр.
آية رقم 70
Яки алар расүлне җенле диләрме? Бәлки расүл аларга һәр гакыллы ышана торган хаклык белән килде, шулай да аларның күбрәге хакны яман күрәләр.
آية رقم 71
Коръән яки пәйгамбәр аларның теләгенә, нәфесләренә иярә торган булса иде, әлбәттә, җир вә күкләр һәм җир, күкләрдә булган һәрнәрсә бозылыр, яраксыз булыр иде. Бәлки Без аларга һәрнәрсәдән хәбәр бирүче хакыйкый вәгазь китабы Коръәнне бирдек, алар исә Коръәннән баш тартучылар.
آية رقم 72
Яки пәйгамбәрлек бурычыңны үтәгән өчен алардан хак сорыйсыңмы, әмма Раббыңның бирәчәк нигъмәтләре хәерледер, Ул – Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе.
آية رقم 73
ﯿﰀﰁﰂﰃ
ﰄ
Син, әлбәттә, аларны туры юлга чакырасың.
آية رقم 74
Ахирәт көненә ышанмаучылар, тырышып туры юлдан читкә авышалар.
آية رقم 75
Әгәр аларга рәхмәт итсәк, вә алардан ачлык зарарын бетерсәк, алар исә имансызлыкта ифрат китәрләр вә мөселманнарга дошманлыкларын арттырырлар.
آية رقم 76
Тәхкыйк аларны ґәзаб белән тоттык, алар Раббыларына буйсынмадылар һәм тәүбә итеп ялвармадылар.
آية رقم 77
Хәтта аларга каты ачлык ґәзабы ишеген ачканыбызга чаклы, шул вакытта алар барча өметләрен кистеләр.
آية رقم 78
Ул – Аллаһ колак, күзләр вә күңел бирде сезгә, ләкин сезнең шөкер иткәнегез бик аздыр.
آية رقم 79
Вә Ул – Аллаһ сезне җир өстендә яратты, ахирәттә Аның хозурына кубарылырсыз.
آية رقم 80
Вә Ул – Аллаһ тергезер һәм үтерер вә кичилә көндезнең аллы-артлы килүе Аңар хасдыр, ул эшкә һичкемнең көче җитмәс, әйә эшнең хакыйкатенә төшенү өчен гакыл фикерләрегезне эшләтмисезме!
آية رقم 81
ﮔﮕﮖﮗﮘﮙ
ﮚ
Бәлки имансызлар әйттеләр Әүвәлге аталары хакны инкяр итеп әйткән кеби:
آية رقم 82
"Әгәр без үлеп туфрак булсак вә сөякләребез итсез калса, яңадан терелербезме.
آية رقم 83
Ошбу вәгъдә белән без вә аталарыбыз вәгъдә кылынмыш идек, ләкин бу вәгъдә түгел мәгәр әүвәлгеләрдән калган ялгандыр".
آية رقم 84
Әйт: "Җир һәм җирдәге кешеләр кемнеке, әйтегез, дөрес әйтүче булсагыз һәм белсәгез?"
آية رقم 85
ﯛﯜﯝﯞﯟﯠ
ﯡ
Әлбәттә, алар Аллаһныкы диярләр. Син аларга Аллаһ эшеннән гыйбрәт алып вәгазьләнмисезме, башта юктан бар итүче Аллаһның барны тергезергә көче җитмәсме?
آية رقم 86
Җиде кат күкнең вә олугъ ґәрешнең Раббысы кем дип сора!
آية رقم 87
ﯫﯬﯭﯮﯯﯰ
ﯱ
Әлбәттә, Аллаһуныкы диярләр. Шулай булгач Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы, диген!
آية رقم 88
Әйт: "Барча нәрсә өстеннән патшалык кем кулында вә Ул һәрнәрсәне саклар, әмма Аңардан башка саклау мөмкин булмас, әгәр белсәгез җавап бирегез".
آية رقم 89
ﰁﰂﰃﰄﰅﰆ
ﰇ
Әлбәттә, һәр нәрсәгә патшалык Аллаһ кулыңда диярләр. Алай булгач, ничек шайтан вәсвәсәсенә алданасыз диген!
آية رقم 90
ﭑﭒﭓﭔﭕ
ﭖ
Бәлки Без аларга хаклык илә килдек шулай булса да алар ялганга тоталар.
آية رقم 91
Аллаһу тәгаләнең баласы һич булмады, янә Аллаһ янында тагын бер Аллаһ та булмады, әгәр тагын бер Аллаһ булса, һәрберсе үзе халык итәсе нәрсәсенә баш булырга теләп башкасын тыяр иде вә берсе икенчесеннән өстен булырга тырышыр иде. Аллаһ мөшрикләр сурәтләгән тиешсез сурәттән пакь булды.
آية رقم 92
ﭲﭳﭴﭵﭶﭷ
ﭸ
Күренгәнне дә, күренмәгәнне дә белүчедер, Ул мөшрикләр әйткәннән бөек вә пакь булды.
آية رقم 93
ﭹﭺﭻﭼﭽﭾ
ﭿ
Әйт: "Йә Рабби аларга вәгъдә иткән ґәзабыңны миңа күрсәтсәң.
آية رقم 94
ﮀﮁﮂﮃﮄﮅ
ﮆ
Ий Раббым мине ґәзаб ителәчәк залим кавем эчендә кылмагыл!
آية رقم 95
Әлбәттә, Без аларга вәгъдә иткән ґәзабны сиңа күрсәтергә кадирбыз.
آية رقم 96
Сиңа кылган явызлыкларыны сабыр итеп яхшылык илә кайтар, сине нәрсә белән сыйфатлаганнарын Без беләбез.
آية رقم 97
Әйт: "Йә Рабби, шайтаннарның вәсвәсәсеннән Синең белән сакланырмын.
آية رقم 98
ﮢﮣﮤﮥﮦ
ﮧ
Ий Раббым, янә эшләремдә вә намазда шайтаннарның миңа якын килүләреннән Сиңа сыенамын вә Синең беләк сакланамын".
آية رقم 99
Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар дияр.
آية رقم 100
Шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылармын. Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең! Әлбәттә, ул бер сүздер, әйтүчесе ифрат кайгысыннан әйтте ләкин, файдасы юк, бит аларның алларында пәрдә бар, аларны кайтудан тыяр кубарылачак көнгә чаклы.
آية رقم 101
Кыямәт җитеп сурга (труба) өрелсә, ул көндә кешеләр арасында файда итә торган нәсел-нәсәп булмас һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар.
آية رقم 102
ﯱﯲﯳﯴﯵﯶ
ﯷ
Берәүнең, үлчәүдә изгелеге авыр килсә, андый кешеләр ґәзабтан котылып бөек дәрәҗәгә җитүчеләрдер.
آية رقم 103
Вә берәүнең үлчәүдә изгелеге җиңел килсә, ягъни савабына караганда гөнаһы күп булса, андый кешеләр үзләренә зарар итүчеләрдер, алар җәһәннәмдә мәңге калучылардыр.
آية رقم 104
ﰃﰄﰅﰆﰇﰈ
ﰉ
Йөзләрен ут яндырыр, шуның өчен бик яман чырайлы булырлар.
آية رقم 105
Әйә сезгә Минем аятьләрем укылмадымы? Шуңа сез аны ялганга тотар булдыгыз.
آية رقم 106
Әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне явызлыгыгыз җиңде, вә без адашкан кавем булдык.
آية رقم 107
Ий Раббыбыз, безне ошбу уттан чыгар, әгәр моннан соң да адашкан юлыбызга кайтсак, ул вакытта үзебезгә золым иткән булырбыз.
آية رقم 108
ﭫﭬﭭﭮﭯ
ﭰ
Аллаһ әйтер: "Хур булганыгыз хәлдә рәхмәтемнән ерак булыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез".
آية رقم 109
Бит Минем бәндәләремнән бер җәмәгать әйтер булды: "Ий Раббыбыз без Сиңа иман китердек, безне ярлыкагыл һәм безгә рәхмәт ит, Син бит рәхмәт итүчеләрнең хәерлесесең.
آية رقم 110
Ий сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз.
آية رقم 111
Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр.
آية رقم 112
Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: "Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән?" – дип сорар.
آية رقم 113
Әйттеләр: "Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл".
آية رقم 114
Аллаһ әйтер: "Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны белсәгез.
آية رقم 115
Әйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?"
آية رقم 116
Хикмәтсез халык кыйлу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Илаһә, мәгәр Ул гына, олугъ ґәрешнең Раббысы.
آية رقم 117
Берәү Аллаһ белән бергә башка Аллаһуга гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр, аның хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Имансызлар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар бит!
آية رقم 118
Әйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт итүчеләрнең иң хәерлесесең!"
تقدم القراءة