ترجمة سورة القارعة

Tatar - Tatar translation
ترجمة معاني سورة القارعة باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation .


Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!

Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!

Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?

Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.

Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.

Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.

Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.

Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.

Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.

Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?

Ул һавийә кыздырылган утдыр.
Icon