ترجمة سورة الرّوم

Tatar - Tatar translation
ترجمة معاني سورة الرّوم باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation .


Әлиф ләм мим.

Румнар сугышта Фарсыйларга җиңелделәр. Румнар китабий кәферләр булып, Фарсыйлар китапсыз мәҗүсиләр иде. Мәккә кәферләре дә китапсыз мәҗүсий иделәр, шул сәбәпле китаби кәферләрне мәҗүсиләр җиңгәч, шатландылар һәм Фарсыйлар кеби без дә мөселманнарны җиңәрбез, диделәр.

Ґәрәб җиренең Румга якын җирендә, ул Румнар җиңелгәннәре соңында тиздән Фарсыйларны җиңәчәкләр.

Өч ел белән тугыз ел арасында. Башта Фарсыйларның Румнарны җиңүе, соңра Румнарның Фарсыйларны җиңүе, Аллаһуның теләге вә ярдәме беләндер, вә Румнар Фарсыйларны җиңгән көндә мөэминнәр шатланырлар, чөнки Аллаһуның вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең сүзе дөресләнгән буладыр, һәм Мәккә мөшрикләренең: "Румнар җиңәчәк дигән сүзегез ялган", – дигән сүзләре юкка чыгачактыр.

Мөселманнарны шатландыру өчен Румнарның җиңүе Аллаһ ярдәме белән булды, Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә ярдәм бирер, Ул дошманнарын җиңүче вә мөэминнәргә рәхимле.

Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр.

Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда нәрсә кирәк булачагын белмиләр.

Әйә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир күкләр арасында булган нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар.

Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, вә үзләреннән элек һәлак булган кәферләрнең хәленә карамыйлармы, алар куәттә болардан артык иделәр, җирне сөрделәр вә биналарны мәхкәм итеп күп төзеделәр боларныкыннан артык итеп, вә аларга пәйгамбәрләре могҗизалар вә ачык аңлатмалар белән килделәр, Аллаһ аларны золым итмәде, ләкин алар Аллаһуга каршы барып үзләренә золым иттеләр.

Соңра явызларның ахыр хәле барачак җире бик явыз җәһәннәм булды, алар Аллаһуның аятьләрен ялганга тоттылар һәм аятьләрдән көләр булдылар.

Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәч, тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, соңра хөкем ителер өчен Аллаһуга кайтарылырсыз.

Кыямәт көне булгач, кәферләр Аллаһуның рәхмәтеннән өмет, өзеп сөйләшмичә тик торырлар.

Аллаһудан башканы Илаһә тоткан нәрсәләре ул көндә аларны ґәзабтан коткарырга шәфәгатьче булмаслар, вә ул мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрен инкяр итәрләр.

Кыямәт көнне җәннәткә керәсе мөэминнәр, җәһәннәмгә керәсе кешеләрдән аерылырлар.

Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә шатланып йөрерләр.

Вә әмма аятьләребезне һәм терелеп ахирәттә Безгә юлыгуны инкяр итеп кәфер булган кешеләр, ґәзабка хафыйз ителерләр.

Аллаһ һәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кергәндә намазлар укып Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтегез!

Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаһуны мактап, тәсбихләр әйтегез!

Ул – Аллаһ терекне үлектән чыгарыр, ягъни үлекне тергезер, дәхи үлекне теректән чыгарыр, ягъни терене үтерер, вә җирне кыш үлгәннән соң яз яңгыр белән терелтер, сез дә әнә шулай терелеп каберләрегездән чыгарылмыш булырсыз.

Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт иткән нәрсәләрдән берсе асылыгыз Адәм г-мне туфрактан халык итте, соңра сез кеше булып җир йөзенә таралдыгыз.

Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.

Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр.

Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр кичләрен вә көндезләрен йоклап рәхәтләнүегез, вә көндезләрен Аллаһуның фазълыннан дөнья ахирәтләрегезне кәсеп итүегез, әлбәттә, бу эшләрдә игътибар белән тыңлаучыларга Аллаһуның кодрәтенә дәлилләр бардыр.

Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр сезгә яшенне күрсәтүе, яшеннән куркып, яңгырны өмет иткәнегез хәлдә, һәм күктән яңгыр иңдереп үлгән җирне тергезүе, Аллаһуның бу эшеңдә дә гакыллы кешеләргә дәлил бар.

Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр җир вә күкнең терәүсез Аллаһуның кодрәте белән торулары, соңра, Исрафил фәрештә каберләрегездән чыгыгыз, дип бер мәртәбә әйтсә, шулвакыт һич кичекмичә чыгарсыз.

Җир вә күкләрдә булган мәхлукълар барчасы Аллаһу тәгаләнекедер, һәрберсе Аллаһуга итагать итәрләр.

Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр.

Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз. Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк. Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен.

Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас.

Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни кешеләрне Аллаһ ислам дине өчен генә халык кылды, димәк кешенең чын кеше булуы ислам дине беләндер, югалган кешелекне исламнан табып алыгыз! Аллаһуның диненә үзгәрмәк юктыр, бу ислам дине гаять туры, гаять көчле, кыямәткә чаклы каим диндер, ләкин күбрәк кешеләр исламның хаклыгын белмиләр. "Ий кешеләр! Исламнан сукыр булып кешесезлек белән тәрбияләнмәгез!

Аллаһуга мөрәҗәгать итеп һәрвакыт Аңа итагатьтә булыгыз, вә Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, дәхи намазларыгызны вакытында укыгыз, һәм һичнәрсәне Аллаһуга тиң кылмагыз, мөшрикләрдән булмагыз!

Шул кавемнәрдән булмагыз, алар диннәрен төрле кисәкләргә бүлделәр, вә алар төрле-төрле мәзһәб ияләре булдылар, вә ул төрле мәзһәб ияләре һәрбере үзенең батыл динен хак дип белеп шатланыр. Ләкин Ислам динендә мәзһәбләргә бүленү хәрамдыр.

Әгәр кешене зарар тотса, инабәт илә ихлас Раббысына дога кыладыр, соңра Аллаһ алардан зарарны алып рәхмәте белән рәхәтлекне, шатлыкны татытса, шулвакыт алардан җәмәгать Аллаһуга мәхлукъны тиңдәш итеп мөшрик булырлар.

Без биргән нигъмәтләргә шөкер итмиләр, әлбәттә, көферлек кылалар. Ий Аллаһ дошманнары, дөньяда аз гына файдаланыгыз, ґәзабыгызны тиздән белерсез.

Әллә Аллаһуның тиңдәше барлыгын дөресләп сөйли торган китап яки фәрештә иңдердекме аларга?

Әгәр кешеләргә байлык, сәламәтлек рәхәтлекләрен татытсак, аның өчең шатланыр, вә әгәр үзләре кәсеп иткән гөнаһлары сәбәпле катылык ирешсә, ул вакытта алар Аллаһуның рәхмәтеннән өметләрен өзәрләр.

Күрмиләрме, Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенең ризыгын тар кылыр. Аллаһуның бу эшендә мөэминнәр өчен гыйбрәт бардыр. Чөнки бу эш кешеләр ихтыярында түгел, фәкать Аллаһ ихтыярындадыр. Хак мөэмин нинди хәлдә дә риза булып Аллаһуга итагать итәргә тиеш.

Инде малыңнан якын кардәшләреңнең хакын бир, вә мескеннәргә, мөсафирларга дә хакларын бир, бу әйткәннәрне үтәмәк Аллаһуның ризасын эстәгән мөэминнәргә хәерледер, вә алар газаптан котылып изге теләкләренә ирешүчеләрдер.

Кешеләрдән күбрәк алыр өчен биргән садака вә бүләкләрегезгә сәваб юктыр Аллаһ хозурында, Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелгән садаканың әҗере ике өлеш бирелер.

Аллаһ сезне халык кылды, соңра ризыкландырды, соңра үтерер, соңра хисап өчен тергезер, инде сезнең Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыздан яки ишаннарыгыздан шул эшләрне эшләүчеләре бармы? Ул – Аллаһ аларның шәрик кылган нәрсәләреннән пакь вә бөектер.

Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды, Аллаһудан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды, кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук ґәзабны татытмаклыгыбыз өчен, шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар.

Әйт: "Җир өстендә йөрегез, сездән элек яшәгән кәферләрнең хәлен, ничек һәлак булуларын карагыз, аларның күбрәге мөшрик иделәр.

Инде батылдан вә нәҗестән пакь һәм туры булган хак дин исламга йөзеңне юнәлдер, Аллаһудан дөньяга кире кайтарылу булмый торган көн килмәс борын, ул көндә кешеләр төрле дәрәҗәләргә бүленерләр.

Берәү Аллаһуга карышып кәфер булса, кәферлеге үзенәдер, вә берәү Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәттә үзләренә урын хәзерләрләр.

Алар иман китереп изге гамәлләр кылганнары өчен тиешле сәвабны биргәннән соң дәхи фазълыннан артык савап бирсен өчен, тәхкыйк Аллаһ имансызларны сөймидер.

Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр яңгыр белән шатландыручы җилне җибәрүе, вә рәхмәте белән яңгырдан үстергән ризыкларны таратуы, вә Аның әмере илә диңгезләрдә көймәләрнең йөрүе, вә төрле эшләр, сәүдәләр белән Аллаһуның фазълыннан ризык кәсеп итүегез, шаять болар өчен шөкер итәрсез.

Тәхкыйк Без синнән элек пәйгамбәрләрне үзләренең кавемнәренә җибәрдек, алар ачык аңлатмалар белән килделәр, ләкин – кавемнәре ышанмады, Без аларны һәлак иттек, ґәһедебездә мөэминнәргә ярдәм итмәк Безгә лязем булды.

Аллаһ җилләрне җибәрер вә алар белән болытларны күтәрер, вә ул болытларны үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар, вә кисәкләргә бүләр, күрерсең яңгырны болытлар арасыннан чыгар, әгәр ул болытларны үзе теләгән бәндәләренә ирештереп яңгыр яудырса, шулвакытта алар шатланырлар.

Гәрчә яңгырдан элек яңгыр яудан өметсез булсалар да.

Карагыл Аллаһуның рәхмәте белән иңгән яңгырга, корылыктан үлгән җирне яңгыр белән ничек тергезә, ошбу нәрсәләргә көче җиткән Аллаһуның үлгән кешеләрне тергезергә, әлбәттә, көче җитәр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.

Әгәр зарарлы җил җибәрсәк, игеннәрне вә үләннәрне саргаймыш күрсәләр, әлбәттә, игеннәре саргаймыш соңында кешеләр Аллаһуга ышануны вә нигъмәтләренә шөкер итүне инкяр итәр иделәр.

Син, әлбәттә, мәет кеби күңеле үлгән кешеләргә иманга, исламга чакыруыңны ишеттерә алмассың, вә сине ялганга тотып хактан баш тарткан саңгырауларга да ишеттерә алмассың.

Дәхи сукырларны адашуларыннан туры юлга күндерәчәк түгелсең, син ишеттерә алмассың, мәгәр аятьләребезгә иман китергән инсафлы кешеләргә ишеттерә алырсың, алар ислам динен дөресләп тотучы мөселманнардыр.

Аллаһ сезне халык кылды вә зәгыйфь итеп дөньяга китерде, соңра зәгыйфьлегегездән соң куәтле итте, соңра куәт соңында картлык вә зәгыйфьлекне бирде, Аллаһ үзе теләгәнчә халык кылыр, Ул белүче вә кадирдер.

Кыямәт торгызылган көндә имансызлар кабердә бер сәгатьтән артык тормадык, дип ант итәрләр, алар кабердә күпме торулары хакында ялган сөйләгәннәре кебек, дөньяда вакытларында, терелү юк, дип ялганлыйлар иде.

Белем вә иман бирелгән фәрештәләр вә адәмнәр аларны ялганчы кылып әйтерләр: "Аллаһ китабы Коръәндә әйтелгәнчә, кубарылмас көненә чаклы кабердә яттыгыз, менә бүген каберләрдән кубарылу Көнедер, ләкин сез аның булачагын белмәдегез."

Ул көндә залимнәргә гозер күрсәтүләре файда бирмәс, вә ул көндә гыйбадәт белән Аллаһуны риза кылу алардан соралмас.

Тәхкыйк ошбу Коръәндә кешеләргә хөкемнәрне, төрле мисалларны вә ґәҗәеб хәлләрне бәян иттек, әгәр син төрле могҗизалар белән килгән булсаң, әлбәттә, имансыз кешеләр әйтерләр иде: сез фәкать ялганчыларсыз, дип.

Әнә шуның кеби хакның хаклыгын белмәгән җаһил булмаган кешеләрнең күңелләренә мөһер басар.

Ий Мухәммәд г-м, аларның әйткән ялган сүзләренә сабыр ит, чыда, кубарылуга ышанмаган кешеләр, сабырсызлыгың сәбәпле, сине гакылсыз итмәсеннәр. Сабыр итсәң Аллаһ ташламас, эшең уңышлы булыр.
Icon