ترجمة معاني سورة عبس باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation

Tatar - Tatar translation

آية رقم 1


Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.
آية رقم 2

Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)
آية رقم 3

Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.
آية رقم 4

Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.
آية رقم 5

Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса,
آية رقم 6

син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.
آية رقم 7

Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?
آية رقم 8

Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,
آية رقم 9

Раббысыннан курыккан хәлдә,
آية رقم 10

син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.
آية رقم 11

Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер.
آية رقم 12

Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).
آية رقم 13

Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.
آية رقم 14

Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь.
آية رقم 15

Язучы фәрештәләр кулындадыр.
آية رقم 16

Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.
آية رقم 17

Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр!
آية رقم 18

Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?
آية رقم 19

Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.
آية رقم 20

Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.
آية رقم 21

Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.
آية رقم 22

Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.
آية رقم 23

Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.
آية رقم 24

Кеше карасын ашаган ризыгына.
آية رقم 25

Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.
آية رقم 26

Соңра җирне чын яру илә ярдык та,
آية رقم 27

ул җирдә иген бөртекләрен үстердек.
آية رقم 28

Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,
آية رقم 29

дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.
آية رقم 30

Дәхи күп агачлы бакчаларны,
آية رقم 31

дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек.
آية رقم 32

Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен.
آية رقم 33

Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә.
آية رقم 34

Ул көндә кеше качар карендәшләреннән.
آية رقم 35

Һәм анасыннан вә атасыннан.
آية رقم 36

Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар.
آية رقم 37

Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр.
آية رقم 38

Ул көндә кайбер йөзләр якты,
آية رقم 39

көлүче, шатланучыдыр.
آية رقم 40

Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр.
آية رقم 41

Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар.
آية رقم 42

Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер.
تقدم القراءة