ترجمة سورة البلد

Tatar - Tatar translation
ترجمة معاني سورة البلد باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation .


Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.

Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.

Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.

Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.

Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?

Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.

Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?

Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?

Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?

Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?

Ул бөек таулардан үтмәде.

Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?

Ул юл – кол азат итмәктер.

Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,

якын кардәш булган ятимгә.

Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.

Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.

Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.

Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.

Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.
Icon