ترجمة معاني سورة النحل باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation
ﰡ
آية رقم 1
Аллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят вә кемгә ґәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! Ягъни кәферләр кыямәт кайчан була, яки безгә ґәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ.
آية رقم 2
Аллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән күңелләрне тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә юк, фәкать Мин генә дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз!
آية رقم 3
Аллаһ җир вә күкләрне хак төзү белән төзеде, Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.
آية رقم 4
Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кыла. Вә шул кеше ачык дошманлык белән Аллаһуга каршы бәхәсләшә.
آية رقم 5
Вә хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон вә башка файдалар бар вә бугазлап итләрен ашыйсыз.
آية رقم 6
Ул хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда вә кич белән өегезгә кайтарганда сезгә зиннәт вә шатлыктыр.
آية رقم 7
Вә ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр илтәсез, әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле вә рәхимле.
آية رقم 8
Янә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла. Димәк, ат, качыр, ишәк – бу хайваннарны Аллаһ хезмәт өчен халык кылган, бугазлап ашар өчен түгел, шул сәбәпле аларның итен мөселманнар ашамыйлар.
آية رقم 9
Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. Ягъни Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры юл вә туры юлга яктылыктыр. Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына кермәгән кеше сукыр һәм юлсыз.
آية رقم 10
Аллаһ күктән яңгыр яудырып сезгә елгалар бар итте, вә агачлар үстерде, вә шулардан хайваннарыгызны ашатыр вә эчертер булдыгыз.
آية رقم 11
Вә ул су белән безгә иген, зәйтүн агачы, хөрмә агачы, йөзем агачлары вә башка төрле җимешләрне үстерер, фикерли белгән кешеләр өчен бу әйтелгән нәрсәләр вә Аллаһуны тану өчен дәресләр бар.
آية رقم 12
Вә сезнең файдагызга кичне вә көнне һәм ай вә кояшны бар кылды һәм хәрәкәтләндерде, сез алардан файдаланасыз, вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча хәрәкәт итәрләр, гакылын эшләтә белгән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, тирән дәресләр бар.
آية رقم 13
Вә җирдә сезнең өчен хайваннарның вә үсемлекләрнең төрле төстәгесен бар кылды, әлбәттә, җирдәге төрле байлык вә төрле матурлыклар да табигатьнең хәл теле белән вәгазьләнүеннән вәгазьләнә белгән чын кешеләргә хакыйкый могҗизалар бар.
آية رقم 14
Вә Ул – Аллаһ, җир өстеңдә диңгезләрне бар кылды да файдаланырга сезгә имкәният бирде ул диңгезләрнең яхшы балыкларын ашамаклыгыгыз өчен вә аннан энҗе мәрҗәннәр чыгарып зиннәтләнмәклегегез өчен, вә корабларның диңгезне ярып йөргәннәрен күрерсең, вә сез мөэминнәр шул кораблар белән Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итсәгез, шаять бу нигъмәтләр өчен Аллаһуга шөкер итәрсез!
آية رقم 15
Вә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!
آية رقم 16
ﭝﭞﭟﭠﭡ
ﭢ
Дәхи юлларны белергә галәмәтләр – маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.
آية رقم 17
Барча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән сынымнар белән тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы?
آية رقم 18
Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
آية رقم 19
ﭸﭹﭺﭻﭼﭽ
ﭾ
Аллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә.
آية رقم 20
Әмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне халык кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр.
آية رقم 21
Ул сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни үзләренә табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр.
آية رقم 22
Сезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан качалар.
آية رقم 23
Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.
آية رقم 24
Әгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" – дип, алар җавапта әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", – дип.
آية رقم 25
Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.
آية رقم 26
Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте.
آية رقم 27
Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә".
آية رقم 28
Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә".
آية رقم 29
Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын.
آية رقم 30
Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр".
آية رقم 31
Ул урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер.
آية رقم 32
Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез!
آية رقم 33
Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр.
آية رقم 34
Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды.
آية رقم 35
Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем.
آية رقم 36
Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидеґәт гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган?
آية رقم 37
Син имансызларны иманлы итү өчен нихәтле генә тырышсаң да, Аллаһ туры юлга салмас, Аңа карышып адашкан кешеләрне, вә аларга ярдәмче дә булмас.
آية رقم 38
Ныклап Аллаһ исеме илә ант итәләр, үлгән кешеләрне Аллаһ яңадан тергезми дип. Бәлки тергезмәк Аллаһуның хак вәгъдәседер, әлбәттә, тергезер, ләкин күп кешеләр Аллаһуның вәгъдәсенең хаклыгын белмиләр.
آية رقم 39
Булачагын да ихтилаф кылышкан кыямәт көнен күрсәтмәк өчен Аллаһ барча кешеләрне тергезер һәм кәферләрне дә үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр өчен тергезер.
آية رقم 40
Без бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен "бар бул!" – дип әйтүебез җитә, һич кичекмичә бар булыр.
آية رقم 41
Залимнәрдән золым күргәннән соң, хак мөэминнәр иркен урынга күчеп киттеләр, Без аларга дөньяда ук яхшы тормыш бирербез, янә аларга ахирәттә биреләчәк нигъмәт дәхидә олугърак, әгәр шуны кешеләр белсәләр.
آية رقم 42
ﰄﰅﰆﰇﰈ
ﰉ
Ул күчеп китүче мөэминнәр кәферләрнең җәберләүләренә һәм башка авырлыкларга сабыр итәләр, чыдыйлар вә һәрвакыт Раббыларына тәвәккәл кылалар.
آية رقم 43
Синнән элек тә синең кеби ирләрне пәйгамбәр итеп җибәрдек вә аларга шәригать хөкемнәрене вәхий кылдык, югыйсә, бервакытта да фәрештәләрне пәйгамбәр итеп җибәрмәдек, белмәгән һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!
آية رقم 44
Ул пәйгамбәрләрне могҗизалар вә китап белән җибәрдек. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръән иңдердек, кешеләр өчен хаслап иңдерелгән шәригать хөкемнәрен өйрәтмәклегең өчен, шаять ишетеп, фикерләп карарлар вә аңлап кабул итәрләр!
آية رقم 45
Хакка каршы мәкерлек кылган явыз кешеләр, аларны җир йотудан яки һич көтмәгән җирдән Аллаһуның ґәзабы тотудан имин булалармы? Бу эш булмас дип уйлыйлармы?
آية رقم 46
Яки аларны Аллаһ йөргән җирләрендә юлда һәлак итүдән имин булалармы? Алар Аллаһуны гаҗиз итә алмаслар, ягъни Аның ґәзабына каршы тора алмаслар.
آية رقم 47
Яки Аллаһ аларны куркынычлар астында тотудан иминнәрме? Бу хәлләр булмас, дип, тыныч торалармы? Моннан соң тәүбә итеп Аллаһ юлына кайткан кешеләргә Раббыгыз, әлбәттә, шәфкатьле вә рәхимле.
آية رقم 48
Аллаһ бар иткән һәрнәрсәгә карап гыйбрәтләр алсагызчы, ул нәрсәләрнең уңыннан да сулыннан да күләгәләре йөрер, вә түбәнчелек белән Аллаһуга баш иеп, Аңа итагать итәрләр.
آية رقم 49
Җирдәге җан ияләреннән вә күкләрдә булган нәрсәләр һәм фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылалар, ул фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылудан зурланмаслар.
آية رقم 50
Вә ул фәрештәләр өсләрендә булган Раббыларыннан, яки Аның ґәзабыннан куркырлар вә Аллаһудан нәрсә боерылса, шуны эшләрләр.
آية رقم 51
Аллаһ әйтте: "Ике Илаһә тотмагыз, Ул – Аллаһ ялгыз гына, бер Илаһә, Миннән генә куркыгыз!
آية رقم 52
Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһ мөлкедер вә хак дин – Аллаһ динедер, ягъни ислам дине генә диндер, башка диннәр вә Коръән сөннәттән башка гамәлләр – барысы да батылдыр. Әйә сез Аллаһудан башкадан куркасызмы?
آية رقم 53
Сезнең кулыгызда булган нигъмәтләр һәммәсе Аллаһудандыр, әгәр сезгә бер зарар ирешсә, авыз күтәреп, Аллаһуга зарыйлык кыласыз.
آية رقم 54
Әгәр сездән ул зарарны алсак, сездән бер таифә нәрсәнедер Аллаһуга тиң кылып, мөшрик буладыр.
آية رقم 55
Алар Аллаһуга мәхлукны тиң кылалар, Аллаһ биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, сез көфран нигъмәт кылучылар дөньяда аз гына файдаланыгыз, тиздән ґәзабларын белерсез!
آية رقم 56
Мөшрикләр Без ризыкландырган игеннәрдән һичнәрсә белмәгән сынымнарга өлеш чыгаралар ягъни, сынымнар файдасына садака бирәләр. Үземнең хөрмәтле "Аллаһ" исемем белән ант итеп әйтәмен ки, бу эшләрегездән соралырсыз, каты хөкемгә калырсыз!
آية رقم 57
Дәхи Аллаһуның кызлары бар, дип, ифтира кылалар, мондый кимчелектән Аллаһуны пакь дип белегез! Алар фикеренчә: үзләре сөйгән ир балалар аларга була да, әмма алар сөймәгән кыз балалар Аллаһуга була, имеш.
آية رقم 58
Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер.
آية رقم 59
Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!
آية رقم 60
Ахирәт көненә ышанмаган кәферләрнең кабәхәт мисаллары бардыр. Шулардан берсе – үз балаларын үтерүләре. Әмма Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә вә олугълыгына күркәм мисаллар бар, вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәт белән эш кылучы.
آية رقم 61
Әгәр Аллаһ, кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса иде, җир өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде, ләкин һәлак итмичә билгеле вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан ґәзаб ителмәсләр.
آية رقم 62
Шулай итеп, мөшрик ахмаклар үзләре өчен мәкрүһ күргән нәрсәләр белән Аллаһуны сыйфатлыйлар, ялган булганы хәлдә, аларның телләре әйтер: "Безгә ахирәттә яхшылык вә олугъ дәрәҗәләр булачак", – дип. Шик юк: аларга ахирәттә ут ґәзабы булачак вә һәркемнән элек алар керәчәкләр җәһәннәмгә.
آية رقم 63
Үземнең "Аллаһ" дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачак.
آية رقم 64
Сиңа Коръәнне иңдердек төрлечә булган батыл диннәр арасыннан бер хак динне ачык бәян итәр өчен һәм дә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә һидәят вә рәхмәт булсын өчен.
آية رقم 65
Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.
آية رقم 66
Вә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә, тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы кешегә гыйбрәт түгелме?
آية رقم 67
Вә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ашамлыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар.
آية رقم 68
Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!
آية رقم 69
Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.
آية رقم 70
Ий кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен онытып белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир.
آية رقم 71
Аллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең кайберләрен бай вә кайберләрен ярлы кылды. "Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, кем тигезли ала? Бу эш гыйбрәт түгелме?" Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе бертигез файдаланырга бурычлы булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме? Яки үзебез булдырабыз диләрме?
آية رقم 72
Аллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан сезгә балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итәләрме?
آية رقم 73
Аллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер.
آية رقم 74
Аллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез.
آية رقم 75
Аллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә алмый загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан күрсәтеп вә күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? Хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр.
آية رقم 76
Янә Аллаһ, ике ирне мисал кыладыр: берсе телсез һичнәрсә аңламый, бер эш тә эшли алмый, кайда гына барса да бер файда китерә алмый, фәкать хуҗасына йөк булып тора иде, шул телсез загыйфь кеше туры юлны табып изге гамәлләр кылган, файдалы эшләрне эшләгән һәм башкаларны да гаделлеккә изге гамәлләргә өндәгән көчле кеше кеби булырмы? Әлбәттә, тигез булмаслар.
آية رقم 77
Күкләрдәге вә җирдәге яшерен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хастыр, вә кыямәтнең булуы күз кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр, шиксез Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.
آية رقم 78
Аллаһ, сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды ул вакытта һичнәрсә белми идегез, сезгә колак, күз вә күңел бирде шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять шөкер итәрсез!
آية رقم 79
Әйә ул гафил кешеләр һавадагы кошларга карап гыйбрәт алмыйлармы? Ул кошлар күктә һава эчендә Аллаһ әмере белән очалар, аларны һавада күтәрүче юк, мәгәр аларны Аллаһ күтәрә. Аллаһуның бу эшендә дә гыйбрәтләр бар иман китергән кешеләр өчен.
آية رقم 80
Аллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды, дәхи сезгә хайван тиреләреннән өйләр кылды, ул өйләр күчеп йөрегән вакытыгызда һәм бер урында торганда да сезнең өчен җиңелдер, вә аларның йоннарыннан, ял койрык төкләреннән файдаланып үзегезгә кирәк нәрсәләрне ясыйсыз, һәм башка нәрсәләрдән әҗәлегез җиткәнче файдаланасыз.
آية رقم 81
Аллаһ, үзе халык кылган агач вә тауларны сезгә күләгә кылды, вә таулардан сезгә пәрдә була торган урыннар кылды, вә сезгә кызудан саклый торган күлмәкләр кылды, һәм дә сугышларда саклый торган сугыш күлмәкләрен кылды. Әнә шулай Аллаһ сезгә нигъмәтләрен тәмам кылыр, шаять шөкер итеп, Аллаһуга итагатьле мөселман булырсыз!
آية رقم 82
ﮆﮇﮈﮉﮊﮋ
ﮌ
Әгәр Коръән хөкемнәрен кабул итеп мөселман булудан баш тартсалар, сиңа фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә ляземдыр.
آية رقم 83
Нигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге кәферләрдер.
آية رقم 84
Кыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, өммәтләре өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт бирелмәс һәм Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итә алмаслар.
آية رقم 85
Залимнәр ґәзабны күргәндә алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм ґәзабка кермичә торырга аз гына да вакыт бирелмәс.
آية رقم 86
Мөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: "Ий Раббыбыз ошбулар синнән башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер", – дип, сынымнары әйтерләр: "Безне Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде".
آية رقم 87
Вә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан Аллаһуга тиң кылган сынымнары качарлар.
آية رقم 88
Кәферләргә кәфер булганнары өчен вә явызлыклар кылып вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйганнары өчен ґәзаб өстенә ґәзаб арттырып, ґәзаб кылырбыз.
آية رقم 89
Кыямәт көнендә һәр өммәткә үзараларына җибәрелгән пәйгамбәрне шаһит итеп кубарырбыз, вә сине дә, ий Мухәммәд г-м, үз өммәтеңә шаһит итеп китерербез. Вә сиңа Коръән иңдердек һәрнәрсәне ап-ачык итеп, вә мөэминнәргә һидәят, рәхмәт вә сөенеч итеп иңдердек.
آية رقم 90
Тәхкыйк Аллаһу тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне тыядыр фәхеш хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидеґәт гамәлләрдән һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез!
آية رقم 91
Әгәр Аллаһуга ґәһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк сез Аллаһ исеме белән ант иткәндә Аллаһуны кәфил иткән буласыз. Әлбәттә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер.
آية رقم 92
Ий сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп, өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз! Сез үзара хәйлә өчен ант итсәгез, әгәр үзегез башкалардан аз булсагыз сугышмыйбыз дип ант итсәгез, күбәйсәгез, шул антыгызны бозып сугышырга башлыйсыз. Тәхкыйк Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф эшләрегезне кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр.
آية رقم 93
Әгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ, теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кешеләрен туры юлга сала. Кыйлган эшләрегездән, әлбәттә соралырсыз, сакланып эш кылыгыз!
آية رقم 94
Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң аннан таяр, Аллаһ юлыннан тыелганыгыз, ягъни Аның юлыннан чыкканыгыз өчен каты ґәзаблар татырсыз, Аллаһ исеме илә ант итеп шул антны үтәү дә Аллаһ юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз ахирәттә сезгә каты ґәзаб булыр.
آية رقم 95
Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр белсәгез!
آية رقم 96
Сезнең кулыгызда булган нәрсәләр һәммәсе бетәчәк, әмма Аллаһ кулында булган нәрсәләр мәңгегә каладыр. Аллаһ кушканча яшәп вә Ул кушканча дин тотарга бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр мөэминнәргә, әлбәттә, кылган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәза кылырбыз.
آية رقم 97
Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез.
آية رقم 98
Ий мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта "Әгузү-билләһи-минәш-шайтанир-раҗим", дип әйт!
آية رقم 99
Әлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен Аллаһуга тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче җитмәс.
آية رقم 100
Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр.
آية رقم 101
Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр.
آية رقم 102
Әйт: "Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен".
آية رقم 103
Тәхкыйк беләбез: "Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә өйрәтә", – дигән сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил теледер, әмма Коръән ачык мәгънәле гарәп теле беләндер.
آية رقم 104
Аллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ахирәттә аларга рәнҗеткүче ут ґәзабы булачак.
آية رقم 105
Аллаһуга ялганны ифтира итүчеләр Аллаһуның аятьләренә иман китермәгән кешеләрдер вә ул кешеләр ялганчылардыр.
آية رقم 106
Берәү иман китереп мөселман булганнан соң Аллаһуга кәфер булса, аңа җәһәннәм ґәзабы тиешле булды. Мәгәр кәферләр кәфер сүзне көчләп әйттерсәләр, шул вакытта күңеле иман белән карарланган булса, ул кешенең иманына зарар килмәс. Әмма күңелләре көфергә риза булып хуш күңел белән кәфер сүзен әйтсәләр, аларга Аллаһуның ачуыдыр һәм дә аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.
آية رقم 107
Ул кешеләр ахирәткә караганда дөньяны артык сөеп, дөнья кирәген генә кәсеп иттеләр, ахирәтне оныттылар, әлбәттә, Аллаһ ахирәтне инкяр итүчеләрне туры юлга салмас.
آية رقم 108
Ул кәферләрнең күңелләренә, колакларына һәм күзләренә Аллаһ мөһер басты, шуның өчен алар хакны аңламыйлар, хак сүзне тыңламыйлар һәм гыйбрәтләрне күрмиләр, бу кешеләр бөтенләй гафилләрдер.
آية رقم 109
Шик юк, әлбәттә, алар ахирәттә хәсрәтләнүче кешеләрдер.
آية رقم 110
Соңыннан, дөреслектә, синең Раббың шул кешеләргә – алар Мәккә мөшрикләреннән күп фетнә-зарар күргәннән соң Мәдинәгә күчтеләр һәм Аллаһ юлында мөшрикләр белән сугыштылар һәм дә Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәреп сабыр иттеләр, – моннан соң, әлбәттә, Аллаһ аларның әүвәлдәге гөнаһларын ярлыкаучы вә аларга рәхмәт кылучыдыр.
آية رقم 111
Кыямәт көнендә һәр кеше үзен генә якларга тырышыр, һәм ул көндә һәркемнең дөньяда кылган эшенең җәзасы тулысынча бирелер һәм савабын киметеп, яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым ителмәс.
آية رقم 112
Мисал итеп Аллаһ Мәккә шәһәрен бәян итәдер ки, ул шәһәр дошманнан имин иде, һичкемнән куркусыз яшиләр иде, һәрьяктан ризыклар килеп тормышлары иркен иде, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең иң зурысына көферлек кылдылар, Коръәнгә вә расүлгә иман китермәделәр, ислам динен кабул итмәгәннәре өчен Аллаһ аларга, тынычлыкны алып, курку бирде вә байлыкны алып, ачлык бирде.
آية رقم 113
Тәхкыйк аларга үзалларыннан расүл Мухәммәд г-м килде, ләкин алар аны ялганчы диделәр, ышанмадылар, залим булганнары хәлдә аларга Аллаһ ґәзабы иреште.
آية رقم 114
Аллаһ биргән пакь хәләл ризыклардан ашагыз һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләренә шөкер итегез, әгәр Аллаһуга гына гыйбадәт кыла торган мөэминнәрдән булсагыз!
آية رقم 115
Аллаһ, әлбәттә, хәрам кылды сезгә үлгән хайванны, вә бугаз канын, вә дуңгызны һәм Аллаһудан башка берәр нәрсәнең исеме әйтеп бугазланган хайванны. Әмма берәү ашарга хәләл ризык тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда гына шулардан берсен аз гына ашаса ярый, андый вакытта Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
آية رقم 116
Аллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы – хәрам вә бусы – хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ялганны ифтира кылучылар ґәзабтан котыла алмаслар.
آية رقم 117
ﯤﯥﯦﯧﯨ
ﯩ
Бу дөньяда аларга аз гына файдаланып калудыр, әмма ахирәттә аларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр.
آية رقم 118
Әнгам сүрәсендә сөйләнгән хайваннарны Без яһүдләргә хәрам кылдык, Без аларга золым итмәдек, ләкин Аллаһуга карышып үзләренә золым кылдылар.
آية رقم 119
Наданлык белән гөнаһлы эшләрне эшләп, соңра кичекмичә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләргә, әлбәттә, Раббың тәүбәләре соңында ярлыкаучы вә рәхимле.
آية رقم 120
Тәхкыйк Ибраһим г-м үзенә күп кешеләрне ияртүче имам иде, Аллаһуга бик итагатьле һәм батылдан хакка кешеләрне өндәүче иде, вә һич мөшрикләрдән булмады.
آية رقم 121
Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады вә аны туры юлга – ислам диненә күндерде.
آية رقم 122
Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр.
آية رقم 123
Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде.
آية رقم 124
Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.
آية رقم 125
Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.
آية رقم 126
Әгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен!
آية رقم 127
Сабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу тәгалә сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга килмәгәннәре өчен үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең тарыкмасын!
آية رقم 128
Тәхкыйк Аллаһ Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлудан сакланучы тәкъва кешеләр белән һәм явызлыкны белмичә яхшылыкны, изге гамәлләрне кыйлучы хак мөселманнар белән бергәдер. "Аллаһуга бирелгән мөэминнең иманына кәфер зарар итә алмас".
تقدم القراءة