ترجمة معاني سورة القصص باللغة تتاري من كتاب Tatar - Tatar translation
ﰡ
آية رقم 1
ﮝ
ﮞ
Та син мим. Мәгънәсен Аллаһ белә.
آية رقم 2
ﮟﮠﮡﮢ
ﮣ
Ошбу аятьләр дәреслек белән ялган арасын ачык аерып бәян итүче Коръән аятьләредер.
آية رقم 3
Без сиңа Муса беләм Фиргаун хәбәрләреннән хаклык белән укыйбыз иман китергән кавемнәр өчен.
آية رقم 4
Дөреслектә Фиргаун Мысыр җирендә олугъланды, дәхи Мысыр халкын үзенең хезмәтендә төрле дәрәҗәләргә бүлде, алардан Ягькуб балаларын хурлар иде, кыз балаларын калдырып ир балаларын бугазлатыр иде, ул Фиргаун күп бозыклык кылучы фасыйклардан булды.
آية رقم 5
Фиргаун кулында изелгән Ягъкуб балаларын коткарып аларга рәхмәт итәргә һәм аларны Имамнар итәргә, һәм дә Фиргаун байлыгына варислар итәргә теләдек.
آية رقم 6
Янә Фиргаунгә, Һаманга һәм аларның гаскәрләренә үзләре курыккан Мусаны күрсәтергә теләдек, һәм аларны яхшы җиргә урынлаштырырга теләдек. "Фиргаун Ягъкуб балаларыннан куркып аларның ир балаларын үтертә барды, әмма үзенең башына җитәчәк Мусаны үзе тәрбияләп үстерде".
آية رقم 7
Мусаның анасына балаң Мусаны имез, әгәр үтерүләреннән курыксаң, Мусаны Нил дәрьясына сал, батар дип курыкма, һәм кулыңнан китүенә кайгырмагыл, Без аны сиңа кайтарачакбыз вә аны пәйгамбәрләрдән кылачакбыз. Анасы Мусаны өч ай имезде, аннары куркып сандыкка салып, Нил дәрьясына ташлады.
آية رقم 8
Фиргаун җәмәгате, таң аткач, Мусаны дәрьядан табып алдылар, бармагын имеп ятадыр иде, Аллаһ бу эшне эшләде Муса Фиргаунгә дошман һәм кайгы булсын өчен. Дөреслектә Фиргаун һәм аның вәзире Һаман вә аларның гаскәрләре, үзләренең башларына җитәчәк Мусаны тәрбияләп үстерү белән хаталык кылдылар, бу эшнең ахырын белмәделәр.
آية رقم 9
Фиргаун хатыны Фиргаунгә әйтте: "Бу бала минем дә, синең дә күз нурыбыз булыр, аны үтермәгез, чөнки шул вакытта аны үтерергә теләгәннәр иде. Шаять безгә файда итәр яки без аны үзебезгә бала итеп алырбыз." Ләкин алар бу эшнең ахырын белмәделәр.
آية رقم 10
Мусаның Фиргаун кулына төшкәнен белгәч, анасының күңеле кайгыдан бушанды. Хәтта Муса үзенең угълы икәнлеген белдерергә якын булды, Безнең вәхийгә ышанучы булсын өчен күңеленә иман куәтен салмасак, әлбәттә, алданыр иде.
آية رقم 11
Мусаның анасы Мусаның туган апасы Мәрьямгә әйтте: "Муса артыннан бар, бәлки берәр хәбәр алып кайтырсың. Мәрьям Мусаның сандыгы кая китүен ерактан күрде, әмма Фиргаун җәмәгате берсе дә бу эшне белми иделәр.
آية رقم 12
Вә Без анасына каннәнудан элек, имезүче хатыннарны имүдән Мусаны тыйдык, күп хатыннар алып килделәр Мусаны имезергә, ләкин берсен дә кабул итмәде. Мәрьям Фиргауннәргә әйтте: "Әйә мин сезгә бер өйнең җәмәгатен күрсәтимме, ул хатын сезнең өчен баланы имезеп тәрбияләр, һәм ул җәмәгать балага яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдер", – дип. Анасын чакырып китерделәр, Муса анасының сөтен имде.
آية رقم 13
Мусаны анасына кайтардык, баласын күреп күзе шатлансын һәм көенмәсен һәм дә Аллаһуның вәгъдәсе хак икәнне белсен өчен, ләкин күбрәк кешеләр Аллаһуның эше вә вәгъдәсе хак икәнне белмиләр.
آية رقم 14
Муса үсеп куәткә җитеп гакылы, буе тигезләнгәч, ул Мусага шәригать хөкемнәрен һәм белем бирдек, әнә шулай Безгә итагать иткәннәргә изге җәза бирәбез.
آية رقم 15
Муса Фиргаун шәһәре – Мысырга керде, Мысыр халкы Мусаның шәһәргә керүеннән гафләттә иделәр, анда сугыша торган ике ирне күрде, берсе Ягъкуб балаларыннан, икенчесе дошманы булган кыбтыйлардан иде. Ягькуб балаларыннан булган ир дошманына каршы Мусадан ярдәм сорады, Муса кулын йодрыклап кыбтыйга сукты һәм кыбтый үлде, Муса әйтте: "Кеше үтерү шайтан эшедер, ул шайтан кешеләрне аздыручы ачык дошмандыр".
آية رقم 16
Үкенеп әйтте: "Йә Рабби кеше үтерү сәбәпле үземә золым иттем, мине ярлыкагыл!" Аллаһ аны ярлыкады, тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер.
آية رقم 17
Янә әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкаганың өчен мине саклагыл, кәферләргә ярдәмче булмасам идем".
آية رقم 18
Соңра Муса Мысыр шәһәрендә курыккан хәлдә миңа ни була инде Дип хөкем көтеп калды, кичә кыбтый белән сугышканда Мусадан ярдәм сораган кеше, бүген дә бер кыбтый белән сугышып, янә Мусадан ярдәм сорады. Муса ярдәм сораучыга әйтте: "Син ачык бер азгын кеше икәнсең, кичә бер кешене миннән үтерттең, бүген дәхи үтертмәкче буласыңмы?"
آية رقم 19
Мусага да вә Мусадан ярдәм сораучыга да дошман булган кыбтыйны, Муса тотарга теләгәч, кыбтый әйтте: "Ий Муса, мине үтерергә телисеңме, бит кичә бер кешене үтергән идең, син Мысыр җирендә кеше үтереп залим булырга телисең, әмма төзәтүчеләрдән булырга теләмисең".
آية رقم 20
Бер ир шәһәр уртасыннан бик ашыгып Муса янына килде һәм әйтте: "Ий Муса, кыбтыйлар сине үтерергә киңәш итәләр, син бу шәһәрдә торма, чык, мин сиңа яхшы киңәш бирүчеләрдәнмен".
آية رقم 21
Артымнан куа чыгарлар, дип, курка-курка Муса шәһәрдән чыкты: "Ий Раббым, мине Фиргауннең залим кавеменнән коткар", – диде.
آية رقم 22
Муса Мәдйән шәһәренә юнәлде, ләкин юлны белмидер иде, әйтте: "Шаять Раббым Мәдйәнгә бара торган юлга күндерер", – дип.
آية رقم 23
Мәдйәннең кое суына җиткәндә ул кое янында хайваннарны эчерүче бер җәмәгатьне күрде, дәхи аларның артында ике хатынны күрде, алар хайваннарына су эчерми иделәр, Муса әйтте: "Ни булды сезгә хайваннарыгызга су эчермисез?" Ул ике кыз әйттеләр: "Алдыбыздагы көтүчеләр хайваннарыны эчереп китмичә без эчермибез, һәм безнең атабыз бик карт кешедер, шул сәбәпле хайваннарны эчерергә чыга алмый." Коеның чиләге бик зур булу сәбәпле кызлар коедан су ала алмыйлар иде, фәкать башка көтүләрдән калган суны эчерәләр иде.
آية رقم 24
Муса коедан су тартып кызларның куйларына су эчерде, соңра китеп күләгәгә утырды һәм әйтте: "Ий Раббым, миңа диндә изгелектән биргән нәрсәң өчен мин фәкыйрь булдым, ашарыма юк", – дип. Ягъни Фиргаун гаиләсендә байлык эчендә иде, хәзер һичнәрсәсе юк. Кызлар кайтып аталарына Муса хакында сөйләделәр, аталары бер кызын Мусаны чакырырга җибәрде.
آية رقم 25
Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: "Ий Муса, курыкма, залим кавемнәрдән бүген котылдың".
آية رقم 26
Ике кызның берсе әйтте: "Ий атам, бу кешене хакын түләп көтүчелеккә ал, тәхкыйк син хак түләп алган кешеләрнең хәерлесе, куәтлесе һәм әманәтле булганыдыр". Аның шундый икәнен ничек белдең дигәндә, кызы әйтте: "Ун кеше тарта торган чиләкне бер үзе тартып куйларыбызны эчерде һәм чакырырга баргач, күзе төшмәс өчен, мине артыннан кайтарды", – дип.
آية رقم 27
Шөґәеб әйтте: "Мин ошбу ике кызның берсен сиңа никахламакны телим, куйларымны сигез ел көтүең бәрабәренә. Әгәр ун елга тутырсаң, ансы синең изгелегеңдәндер, ун ел хезмәт ит дип сине мәшәкатьләргә теләмим, вәгъдәдә торуда һәм йомшаклык кылуда Аллаһ теләсә мине изгеләрдән табарсың".
آية رقم 28
Муса әйтте: "Ошбу шарт синең белән минем арабыздадыр, ике мөддәтнең кайсын гына үтәсәм дә арттыру белән мине димләү булмасын яки золым итү булмасын, ошбу сөйләшүләребезгә Аллаһ шаһиттер".
آية رقم 29
Муса өстенә алган мөддәтне үтәгәч, Шөґәебнең кызына никахланып, Шөґәебнең рөхсәтеннән соң хатыны белән Мысырга барырга чыкты, Тур тавы янында ут күрде һәм хатынына әйтте: "Шул җирдә торыгыз, мин ут күрдем, шаять ут янындагы кешеләрдән юлны сорашып килермен яки ут алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз." Чөнки алар юлдан адашкан иделәр.
آية رقم 30
Муса ут янына килгәч, ул дәшелде уң тарафтагы чокырның читеннән, мөбарәк урында йөзем агачыннан: "Ий Муса, Мин барча галәмне тәрбия итүче Аллаһмын.
آية رقم 31
Янә таягыңны ташла", – дип. Муса таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, куркып артка китте, таягына якын килмәде." Ий Муса, курыкма, таягыңа якын кил, тәхкыйк син куркынычлардан котылучылардансың.
آية رقم 32
Кулыңны култыгыңа кием астына керт, аннан зарарсыз хәлдә ак нурлы булып чыгар, әгәр кулың яктырганнан курыксаң, култык астына тык әүвәлге хәленә кайтыр. Таяк һәм агара торган кулың, Фиргаунгә вә кавеменә ике могҗизадыр, тәхкыйк алар фасыйк кавем булдылар."
آية رقم 33
Муса әйтте: "Ий Раббым, мин алардан бер кешене үтергән идем, барсам үземне үтерерләр дип куркам.
آية رقم 34
Кардәшем Һарун миннән яхшырак сөйли, аны миңа ышандырып миңа ярдәмче итеп җибәр, югыйсә мин аларның мине ялганга тотуларыннан куркамын".
آية رقم 35
Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, кардәшең белән кул һәм йөрәк мускулларыңны куәтләрбез һәм сезне өстен кылырбыз, алар сезгә ирешә алмаслар, могҗизаларыбыз илә аларга барыгыз. Сез һәм сезгә ияргән мөэминнәр аларны җиңәчәксез.
آية رقم 36
Муса аларга Безнең аятьләребез һәм могҗизаларыбыз илә килгәч, алар әйттеләр: "Мусаның могҗизасы могҗиза түгел, мәгәр Аллаһуга ифтира ителгән сихердер, ошбу пәйгамбәрлекне әүвәлге аталарыбыз заманасында булганын һич тә ишеткәнебез юк".
آية رقم 37
Муса әйтте: "Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрлек белән килгән кешене Ул үзе беләдер, вә ахирәттә җәннәт кемгә тиешле икәнне дә Ул яхшы беләдер, әмма залимнәр дөньяда – һидәяткә, ахирәттә – җәннәткә ирешә алмаслар.
آية رقم 38
Фиргаун әйтте: "Ий җәмәгать, сезнең өчен миннән башка Илаһә бар дип белмимен, ий Һаман, кирпеч яндырып минем өчен бер биек манара төзе, шаять мин югары менеп Мусаның Аллаһусын күрермен вә хәлен белермен, тәхкыйк миннән башка Аллаһ бар дип әйтүендә мин Мусаны ялганчылардан дип уйлыйм", – дип.
آية رقم 39
Фиргаун һәм аның гаскәре хаксыз тәкәбберләнделәр Мысыр җирендә, үлгәннән соң Безгә кайтарылмабыз дип уйлыйлар.
آية رقم 40
Фиргаунне һәм аның гаскәрен тоттык соңра диңгезгә батырдык, карагыл залимнәрнең ахыры ничек булды.
آية رقم 41
Без аларны дөньяда имамнар кылдык, алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар, аларга кыямәт көнендә ярдәм бирелмәс.
آية رقم 42
Аларга бу дөньяда ләгънәтне иярттек, һәм кыямәт көнендә алар хурлыкта һәм ґәзабта булырлар.
آية رقم 43
Әүвәлге азгыннарны һәлак иткәннән соң Мусага китап бирдек, ул китап кешеләрнең күңелләренә иман яктылыгы һәм туры юл, Һәм мөэминнәргә рәхмәт булганы хәлдә бирелде, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.
آية رقم 44
Без Муса белән сөйләшкән тауның көнбатыш ягында түгел идең, Без Мусага хөкемләребезне вәхий кылганда, вә син ул урында юк идең.
آية رقم 45
Ләкин Мусадан соң күп кавемнәр бар иттек, аларга озак вакыт вәхий килми торды, шул сәбәпле ґәһедләрен оныттылар, сине җибәрдек, дәхи син Мәдйән халкы арасында тормадың, аларның хәлләрен сөйләгән булыр идең, ләкин Без сине пәйгамбәр итеп аларның хәлләреме бәян итүче Коръәнне сиңа бирдек.
آية رقم 46
Янә син Тур тавының янында түгел идең, Без Мусага китабыңны ал, дип, вәхий иткән заманда, ләкин синнән элек Аллаһ ґәзабы белән куркытучы һичбер пәйгамбәр килмәгән кавемне куркытмаклыгың өчен Аллаһудан рәхмәт ителеп җибәрелдең, шаять алар вәгазьләнеп иман китерерләр.
آية رقم 47
Әгәр аларга имансызлыклары вә башка гөнаһлары сәбәпле фетнә яки ґәзаб ирешкән вакытта, ий Раббыбыз, әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, без Синең аятьләреңә ияргән булыр идек һәм мөэминнәрдән булыр идек дигән сүзләре булмаса иде, Без сине пәйгамбәр итеп җибәрмәгән булыр идек.
آية رقم 48
Аларга Безнең хозурыбыздан хак пәйгамбәр килсә, әйттеләр: "Ни булыр иде Мусага бирелгән могҗизалар Мухәммәд г-мгә дә бирелгән булса", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә алар Мусага бирелгән могҗизаларны да инкяр иттеләр түгелме? Ул кәферләр әйттеләр: "Муса белән Һарун сихерчеләрдер, бер-берсенә ярдәмләштеләр, без аларның берсенә дә ышанмыйбыз", – диделәр.
آية رقم 49
Син аларга әйт: "Аллаһудан бер китап китерегез, ул китап Коръәннән һәм Тәүраттан артыграк туры юлга күндерүче булсын, ул китапка мин дә иярермен, әгәр сүзләрегездә дөрес булсагыз", – дип.
آية رقم 50
Әгәр алар синең китап китерегез дигән сүзеңне кабул итмәсәләр, белгел, алар сиңа иман китермәүдә фәкать нәфес һаваларына иярәләр, Аллаһуның һидәятеннән башка нәфес һавасына ияргән кешедән дә адашучырак кеше бармы? Нәфесләренә ияреп адашкан галимнәрне Аллаһ туры юлга күндермәс.
آية رقم 51
Без Коръәнне иңдергәндә кешеләр өчен аятьләрен бер-берсенә тоташтырдык, шаять аңлап вәгазьләнерләр.
آية رقم 52
Коръәннән элек Без китап биргән кешеләрнең Коръәнгә ышанучылары.
آية رقم 53
Әгәр аларга Коръән укылса әйтерләр: "Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, ул Аллаһудан иңгән хак китаптыр, тәхкыйк Коръән иңмәс борын да Аллаһуны берләүче идек".
آية رقم 54
Аларга әҗерләре ике өлеш бирелер, элек тә, соңыннан да Аллаһ юлында сабыр иткәннәре өчен, вә алар Аллаһуга итагать белән гөнаһларын бетерерләр, вә Без биргән малдан сәдакалар бирерләр.
آية رقم 55
Вә яман сүз ишетсәләр, алардан читләшерләр, аларга каршы яман сүз әйтмәсләр һәм әйтерләр: "Безнең гамәлебез үзебезгә, сезнең гамәлегез сезгә, безнең, тарафтан сезгә тынычлык булсын, әмма без сезнең кеби кыланып җаһил ахмак булырга теләмибез", – дип. Мухәммәд г-м Әбу Талибның иманга килүе өчен артык тырышкач, түбәндәге аять инде.
آية رقم 56
Ий Мухәммәд г-м, син сөйгән кешеңне һидәяткә күндерә алмассың, ләкин Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер, вә Ул туры юлга күнүчеләрне белүчерәктер.
آية رقم 57
Кәферләрдән куркып иман китермәүче мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр синең белән бергә ислам һидәятенә иярсәк, торган җиребездән куалап чыгарырлар дип куркабыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә Без аларның урыннарыны зарардан имин кыйлмадыкмы, вә Безнең хозурыбыздан ризык йөзеннән Мәккә шәһәренә төрле җимешләр килеп тупланадыр, ләкин аларның күберәге Без әйткән сүзнең хаклыгын белмиләр.
آية رقم 58
Күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек, аларның халыклары иминлектә вә байлыкта булып, мәхлукъка табынучы мөшрикләр иделәр, ошбу буш урыннар аларның урыннарыдыр, алардан соң анда шомланып торучы булмады, мәгәр бик аз гына торучылар булды, ул урыннарга Без үзебез варис булдык.
آية رقم 59
Синең Раббың һичбер шәһәрне һәлак итәр булмады, хәтта ул шәһәрләрнең зурысына бер пәйгамбәр җибәрмичә, ул пәйгамбәр аларга Безнең аятьләребезне укыр, Без шәһәр кешеләрен һәлак итәр булмадык, мәгәр залим булганнары өчен һәлак иттек.
آية رقم 60
Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер, соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.
آية رقم 61
Без берәүгә җәннәтне вәгъдә кыйлсак, ул җәннәт вәгъдә ителгән кешегә юлыгачактыр, бу кеше дөньяда Без файдаландырган соңра кыямәт көнендә утка керергә хәзер ителмеш кеше белән бертигез булырмы?"
آية رقم 62
Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: "Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш дип низагълаша идегез.
آية رقم 63
Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: "Ий Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр", – дип.
آية رقم 64
Аларга әйтелер: "Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр.
آية رقم 65
ﮢﮣﮤﮥﮦﮧ
ﮨ
Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: "Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?
آية رقم 66
Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран булып сөйләмәсләр.
آية رقم 67
Әмма берәү исән һәм куәтле чагында ширектән һәм башка гөнаһлардан тәүбә итсә, һәм иман китереп изге гамәлләр кыйлса, әнә шул кешенең котылучылардан булып Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклеге якындыр.
آية رقم 68
Раббың теләгене вә ихтыяр иткен нәрсәне халык итәр, югыйсә мөшрикләр өчен бернәрсәне ихтыяр итмәк юктыр, Аллаһу тәгалә пакь һәм бөек булды мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрдән.
آية رقم 69
Раббың аларның күңелләрендә яшергән имансызлык һәм башка бозык уйларын һәм телләре белән изһар иткән нәрсәләрен дә беләдер.
آية رقم 70
Вә Ул – Аллаһ, юктыр Аңардан башка Илаһә, мәгәр Ул үзе генәдер, дөньяда вә ахирәттә мактау Аңа хасдыр, вә һәр эштә булган хөкем янә Аллаһуга хасдыр һәм ахырда Аңа кайтарылмыш булырсыз.
آية رقم 71
Әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ кичне караңгы хәлендә кыямәткә хәтле калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы сезгә яктылык китерә торган, әйә шуны ишетәсезме?"
آية رقم 72
Янә әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ көндезне якты хәлендә кыямәткә чаклы калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы рәхәтләнеп ял итә торган кичегезне китерергә? Әйә күрмисезме, Аллаһ эшләрен.
آية رقم 73
Аллаһ үзенең рәхмәтеннән сезгә көндез илә кичне бар кылды, кичтә ял итмәкегез өчен, көндез кәсеп белән Аллаһуның фазълыннан таләп итмәклегегез өчен, шаять Аллаһуның бу нигъмәтләренә шөкер итәрсез."
آية رقم 74
Кыямәт көнендә Аллаһ мөшрикләргә нида кыйлыр һәм әйтер: "Миңа шәрик иткән нәрсәләрегез кайда Аллаһуның шәрике бар дип низагълаша идегез.
آية رقم 75
Барча өммәттән шаһид итеп пәйгамбәрләрен чыгарырбыз, дөньяда Аллаһуга каршы эшләгән һәм каршы сөйләгән эшләрегезгә дәлилләрегезне китерегез, диярбез, алар белерләр хаклык Аллаһуга гына тиешле икәнен, һәм сынымнары алардан качар.
آية رقم 76
Тәхкыйк Карун Муса кавеменнән вә аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб, балаларына золым итте һәм байлыгы белән олугъланды, Без аңа күп байлык бирдек ки, аның хәзинә сарайларының ачкычларын күтәрмәк куәт ияләре булган җәмәгатькә дә авыр булыр иде, кавеме Карунга әйтте: "Малың күплеге белән мактанып шатланма, тәхкыйк Аллаһ мал белән шатланучыларны сөймидер.
آية رقم 77
Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп ахирәтне кәсеп ит, дөньядан үз өлешеңне онытма, ахирәтен, өчен гамәл кыл, Аллаһ сиңа ихсан кылып мал биргән кеби син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кыйлып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ фәсәдчеләрне сөймидер."
آية رقم 78
Карун әйтте: "Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде", – дип. Аллаһ әйтте: "Галим булса белмиме моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте, ул һәлак булган, кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр."
آية رقم 79
Карун бер көнне йөгән-иярләре алтын белән зиннәтләнгән атка атланып кавеменә чыкты, дөнья тереклеген генә теләүчеләр әйттеләр: "Карунга бирелгән байлык кеби безгә дә бирелгән булса, нинди яхшы булыр иде, ул Карун дөньяга олуг насыйп иясе", – дип.
آية رقم 80
Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: "Үкенеч булсын сезгә, иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп Аллаһ юлында яшәгән хак мөэминнәр ирешерләр", – дип.
آية رقم 81
Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун, байлыгына таянып, Мусаны күп җәберләде. Шул вакытта Аллаһудан башка Карунга ярдәм бирүче булмады, һәм җир астына китүдән үзен-үзе дә саклый алмады.
آية رقم 82
Әле күптән түгел генә Карунның дәрәҗәсен өмет итүче кешеләр Карунның йорты белән җир астына киткәнен күреп тордылар вә әйтер булдылар: "Ґәҗәб бу эш безгә шөбһәле булды, Аллаһ сынар өчен теләгән бәндәсенә киң ризык вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән, әгәр Аллаһ без теләгәнчә Карун малы кеби мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир астына киткән булыр идек, вәй Карунның эше үкенечле булды! Аллаһуга карышып көфран нигъмәт кылучылар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар икән ләбаса", – дип әйттеләр.
آية رقم 83
Без ахирәтне, иман китерүдән вә Аллаһуга итагать игүдән олугъланмаган һәм җир өстендә бозыклык фәсәд кыйлмаган хак мөэминнәр файдасына кылырбыз, эшенең, ахырындагы уңыш, ахирәттәге бәхет, Аллаһуга карышудан гөнаһлы булудан сакланучы мөэминнәргәдер.
آية رقم 84
Берәү Аллаһ риза булырдай яхшылык белән барса ахирәткә, аңа Аллаһу хозурында хәерлерәк күбрәк нигъмәт булыр, берәү күп гөнаһ белән яман кеше булып барса, андый кешеләр фәкать бозык эшләренә каршы каты хөкем, каты ґәзап белән җәзаланырлар.
آية رقم 85
Сиңа Коръән иңдереп аның белән гамәл кыйлуны фарыз иткән Аллаһ, әлбәттә, сине Мәккәгә кайтарачакдыр, ягъни Мәккәне фәтех итәчәксең. Әйт: "Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга һидәят белән кайтканнарны да вә Коръәннән качып адашкан хәлдә Аллаһуга кайткан азгыннарны да Раббым белүчерәктер", – дип.
آية رقم 86
Ий Мухәммәд г-м, син бит сиңа Коръәннең иңдерелүен һич тә өмет итмидер идең, ләкин Раббың сиңа рәхмәт итеп Коръәнне иңдерде, кәферләргә ярдәмче булмагыл.
آية رقم 87
Сиңа Коръән иңгәннән соң кәферләр сине Коръән белән гамәл кыйлудан туктатмасыннар, һәм кешеләрне иманга, Ислам диненә өндә, ләкин мөшрикләргә ияреп, аларга ярдәм итеп яки аларга итагать итеп мөшрик була күрмәгел!
آية رقم 88
Аллаһ белән бергә башка нәрсәгә гыйбадәт кыла күрмә, ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорый күрмәгел, дөреслектә һич мәгъбуд юктыр, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһудан башка һәрнәрсә һәлак булучыдыр, һәр эштә хөкем Аллаһуга хасдыр, вә хөкем ителү өчен Аллаһуга кайтырсыз.
تقدم القراءة